Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Әкият”тә – Яңа ел тамашалары!

Дөньяда иң матур һәм иң үзенчәлекле курчак театрларыннан саналган бинага казанлылар да, килгән кунакларга яратып йөри. Быел “Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары    19 декабрьдән башланып 8 гыйнв...

Дөньяда иң матур һәм иң үзенчәлекле курчак театрларыннан саналган бинага казанлылар да, килгән кунакларга яратып йөри. Быел “Әкият” курчак театрында Яңа ел тамашалары    19 декабрьдән башланып 8 гыйнвар (2019 ел) көннәрендә узачак.  Чыршы тирәли әйлән-бәйлән рус һәм татар телендә булачак.  Театрдан хәбәр иткәнчә, балаларны чын-чынлап әкият дөньясы көтә икән. Көяз бизәлгән чыршы янында театрның артисты, Татарстанның халык артисткасы  Наталия Егорова  язган сценарий буенча куелган “Яңа ел феериясе” дигән тамаша тәкъдим ителәчәк. Анда Кыш бабай, Кар кызы, Буратино, Мальвина, Артемон, Шүрәле, Маша һәм Аю, Ниф-Ниф, Наф-Наф һәм Нуф-Нуф  кебек персонажлар нәниләрнең күңелен күтәрәчәк.


Спектакльләргә килгәндә, быел тамашачылар “Щелкунчик” (Э.Т.Гофман, Л.Кожевников инсценировкасы), “Солнышко и снежные человечки” (А.Веселов) татар телендә  “Кояш һәм кар бөртекләре” (А.Веселов, З.Думави  тәрҗемәсе) әкиятләрен карый ала. “Кояш һәм кар бөртекләре” дип аталган спектакль өч көн барачак (23, 25 декабрь һәм 3 гыйнвар көннәрендә).


Театрның әйдәп баручы актеры, Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина белдергәнчә, «Әкият» театры артистлары чын мәгънәсендә тылсымлы бәйрәм атмосферасы, өйдәге кебек Яңа ел каршылау тәэсире тудырырга ниятли икән. “Балаларга татарча спектакль күрсәтүебезгә чиксез шатланабыз”, – ди артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев