Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

КӨНГӘ 10 ЛИТР СӨТ ЭЧҮЧЕЛӘР ГАИЛӘСЕ!

 Британлылар Сью һәм Ноэль Рэдфордлар 21 баланың әти-әнисе! Күз алдына китерергә дә кыен, шулай бит? Иң олы балалары – уллары Криска инде 29 яшь, Софига – 25, Хлояга – 23, Джекка – 22, Даниэльга...

 
Британлылар Сью һәм Ноэль Рэдфордлар 21 баланың әти-әнисе! Күз алдына китерергә дә кыен, шулай бит? Иң олы балалары – уллары Криска инде 29 яшь, Софига – 25, Хлояга – 23, Джекка – 22, Даниэльга – 20, Люкка – 18, Миллига – 17, Кэтига – 16, Джеймска – 15, Эллига – 13 (армадыгызмы әле?) Эмига –13, Джошка – 11, Макска – 10, Тиллига – 8, Оскарга – 7, Касперуга – 6, Хэллига – 3, Фибига – 2, Арчига – 1, ә нәни Боннига нибары 9 ай.
“Без 3 кенә бала хакында хыяллана идек. Әмма балаларны шулкадәр яратабыз, аларга бик ияләштек, янәшбездә күп бала булу безгә ошый”,- дип сөйли әни кеше. Бүгенге көндә олы кызлары Софи үзе дә 3 бала әнисе. Сью белән Ноэльның тәүге оныклары – уллары Оскар белән бер елгы. Софи кабат балалар алып кайту турында уйламый. “Әни көн саен эшләгән эшләрне мин башкара алмас идем”, - дип соклануын белдерә ул.
Рэдфордларның төп керем чыганагы – дәүләт тарафыннан түләнә торган бала акчасы һәм үзләренең шәхси икмәк пешерү йорты. Гаилә бизнесын алып барырга балалары да ярдәм итә. Хлоя ризыклар пешерә, яңа рецептлар уйлап таба, Даниэль исә заказлар кабул итә һәм тарату белән шөгыльләнә.
Гаилә өчен атна буена ашау-эчүгә тотылган акча 310 фунтны (якынча 24 мең сум) тәшкил итә. “Җәй көне, каникул чорларында бу сумма 435 фунтка кадәр җитә”, - ди Сью.
Рэдфордлар өчен кафега кереп сыйланып чыгу уртача 184 фунтка төшә. Шуңа күрә гаилә кафеларга еш йөрмәскә тырыша. Өстәвенә төшке аш вакытында бу кадәр кешене кабул итә алырдай кафелар да сирәк була. Чират буенча утырып ашап булмый бит! “20 кешелек гаиләнең кафега кереп урнашуын карап торучы хезмәткәрләрнең һәм кунакларның йөзен күрү күңелле”, - дип елмая Сью. Әлеге гаиләдә көн саен 10 литр сөт, 3 литр сок эчелә, иртәнге аш вакытында 3 кап кукуруз кисәкләре ашалып бетә икән.
“Гаиләбез белән табигатькә чыгып ял итәрәгә бик яратабыз. Мондый төр ял кесәгә дә сукмый”, - диләр алар.
Әни кешенең көне 6:30да башланып китә. Йокларга ул төнге 11 тирәсендә ята. “Өйне балалар йоклап беткәч җыештырам. Моның өчен 2-3 сәгать вакытым китә”, - ди Сью. Сүз уңаеннан, гаилә 10 бүлмәле йортта яши.

Күп балалы әни көн саен 18 кг кер юуын да яшерми. “Кер юу машинасы көнгә 3 тапкырдан да ким кушылмый”, - ди ул.
Рэдфордлар гаиләсе һәр ел саен сәяхәткә чыгарга да тырыша. Сәяхәтләр вакытында әниләре һәр баланың киемнәрен, кирәк-ярагын зур чүп капчыкларына тутыра һәм исемләп язып чемоданга сала. 7 чемодан белән сәяхәт итә алар! Гадәттә үзләренең 15 урынга исәпләнгән кечкенә автобусларына утырып чыгып китәләр. Бу ел инде Флоридада булырга өлгергәннәр, Нидерландыга җыеналар икән. “Кечкенә балалар белән сәяхәт итү бик кыен, безгә олы балаларыбыз ярдәм итә”, - дип сөйли әниләре.
Рэдфордлар гаиләсен Бөекбританиядә иң күп балалы гаилә дип исәплиләр. Аларның хәтта үзләренең реалити-шоулары да бар икән.
Менә шундый гаҗәеп гаиләләр очрый дөньяда. Мондый гаиләдә үскән балалар бер алманы 5кә генә түгел, 21 кисәккә дә бүлә аладыр, мөгаен.

Илүсә Зәйнетдинова әзерләде


фотолар әлеге гаиләнең инстаграм битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев