Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Котлаулар кабул итәбез

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Владимировна Волынецның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлавы

Кадерле  дуслар!

 Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларны  кабул итегез!

Һәр кешенең иң якты, чиста һәм матур хәтирәләре аның бала чагына  – дөньяның иксез-чиксез зур һәм  күк йөзенең һәрвакыт зәңгәр, аяз  булуына,   сихри могҗизаларга чын күңелдән ышанып, һәр яңа туган көнгә сөенеп, шатланып  яши торган  вакытка  бәйле. Еллар уза барган   саен бу хисләр кими, әмма бала чакта  кичергән  хис-тойгылар гомер буена кала.  Шуңа күрә дә яшь буынның  һәрьяклап  гармонияле үсеше өчен җаваплы булган өлкәннәр өчен бу  бәйрәм аеруча мөһим. Ата-аналарның төп бурычы - баланың бәхетле киләчәге  өчен шартлар тудыру, аның тормышын  кайгырту һәм  аны эчкерсез ярату. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил балаларны һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен  яклауда, аларның   проблемаларын  хәл итүдә  һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

 Бәхетле балалар - бәхетле гаилә - ныклы Республика һәм ныклы Россия. Балаларның киләчәк  тормышы, иминлеге күбесенчә бездән, өлкәннәрдән, аларның язмышында безнең катнашуыбыздан тора. Алар безнең  ышанычлы яклауны тойсын өчен,  тормышка  ныклы  адымнар  белән керсен өчен    без  барысын да эшләргә тиеш.

Татарстан Республикасында балаларның  тиешле  дәрәҗәдә тәрбия һәм белем алулары,  имин тормышта бәхетле булып яшәүләре өчен,  аларның физик,  фәнни һәм иҗади мөмкинлекләрен  һәрьяклап ачу  өчен программалар эшли  һәм алар  елдан-ел камилләшә. Татарстан Республикасы – балалар  өчен  лаеклы инфраструктура  булдыру һәм  аны  үстерү өлкәсендә лидер.

 Бүгенге күркәм бәйрәм көнендә, күңел түреннән чыккан җылы  хисләрен биреп, ихластан, чын  йөрәктән балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче, аларга кирәкле һәм файдалы белем бирүче,  үзләренең  үрнәк булырлык тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы кешеләргә  аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә!

Яшь дусларга барлык башлангычларда  уңышлар, күңелле каникуллар, яңа дуслар, бәхет, шатлык һәм сәламәтлек телим! Сезгә һәрвакыт  без өлкәннәрнең игътибары һәм кайгыртуы, мәхәббәте һәм  җылы гаилә учагы  көч биреп торсын, ә тормышыгыз  игелекле һәм якты хәтирәләргә,  тугры  дусларга  бай булсын!

 Өлкәннәргә исә нык сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш, үзләренең  игелекле  гамәлләре белән  балаларга  һәрьяклап  матур үрнәк, ышанычлы  терәк  булуларын  телим!

Балаларны яклау көне белән, Сезнең Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Владимировна Волынец

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев