Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Күптән көткән очрашу!

Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә урнашкан 80 нче мәктәп белән очрашуны күптән көттек без!

Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә урнашкан 80 нче мәктәп белән очрашуны күптән көттек без! Ниһаять, укучылар белән күрештек, аралаштык, “Сабантуй” журналы белән таныштырдык, YouTube проектлар турында тәфсилләп сөйләдек, бәйгеләрдә катнашырга чакырдык.  

Казан шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 мәктәбе Каюм Насыйри исемен йөртә. Бу статуска мәктәп узган ел гына ия булса да, монда һәр тарафта бөек мәгърифәтче исеме яңгырый, икенче катта Каюм Насыйри сыны каршы алса,  диварлардагы бөтен элмә такталар мәктәпнең бөек мәгърифәтче исемен йөртүен җиткерә.

Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Роберт Мансуров җитәкчелегендә үз эшләренә җаны-тәне белән гашыйк укытучылар коллективы эшли биредә. Туган тел – ана теленә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә дә зур эшләр башкарыла: төрле конференцияләр дисеңме, “Каюм батыр” көрәш турнирлары – бу әле башкарган эшләрнең кайберләре генә. Балалар гына түгел, укытучылар да иҗат итәргә ярата монда. Ә “Сабантуй” журналы – иҗат мәйданы. Журналыбыз битләрендә киләчәктә 80 нче мәктәп укучыларының да иҗат җимешләре урын алыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев