Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кремльдә балалар өчен фестиваль уза

1 июньдә“Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Без Кремльне яратабыз!” фестивале узачак. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышлана.Яшь казанлыларны, шулай ук аларның әти-әниләрен концертлар, театральлә...

1 июньдә“Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Без Кремльне яратабыз!” фестивале узачак. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышлана.
Яшь казанлыларны, шулай ук аларның әти-әниләрен концертлар, театральләштерелгән тамашалар, әкият персонажлары, осталык-класслары, асфальтта рәсем ясау, бәйгеләр һәм башка бик күп төрле чаралар көтә, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.
Сүз уңаеннан, Казан Кремле музейлары бу көнне барлык шәһәрлеләр өчен дә бушлай эшләячәк.
“Без Кремльне яратабыз!” фестивале сәгать 11дә башлана һәм дүрт сәгать дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев