Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Көрәшче малайлар чирәм чыкканны көтә

Елның һәр фасылы кебек кышны бердәй күреп яратсалар да, тизрәк яз җитүен көтә торган үсмерләрне беләм. Кардан арынган урыннарда җир кибеп чирәм баш төрткәнне генә көтә дә алар, табигатькә ашыга. Сүзем...

Елның һәр фасылы кебек кышны бердәй күреп яратсалар да, тизрәк яз җитүен көтә торган үсмерләрне беләм. Кардан арынган урыннарда җир кибеп чирәм баш төрткәнне генә көтә дә алар, табигатькә ашыга. Сүзем, көрәшче малайлар турында. Кыш буе спорт залыннан кайтып кермәсәләр дә, яз җитү белән аларның елга буйларындагы чирәмлектә үз уеннары – Сабан туйлары башлана. Әүмәкләшәләр, уйныйлар һәм шул рәвешле Сабан туе мәйданында бил алышырга әзерләнә алар.

“Орчык батыр”лар


Килешәм, бүген андый көрәшчеләр һәр төбәктә дә юктыр. Шулай да күңелләрендә язгы бөреләр белән бергә көрәш дәрте дә уянганнар шактый җыела. Ә андыйларга дәртләрен басар өчен ярышлар кирәк.


...Келәм тирәсендә олы абыйларының боты буе гына, бөтерчек кебек бер малай йөгерә. Берничә минуттан келәмгә чыгасы бар “орчык”ның. Шул арада әтисе янына йөгереп килеп, шактый тирләп, йомшарырга өлгергән борынын мышык-мышык тарткалап, киңәшләр дә алырга җай таба. Әтисенең горурлыгы чиктән ашкан – көрәш мәйданында шактый тир түгәргә өлгергән яшь әти бар белгәнен улына җиткереп калырга ашыга.


Теләчедә Татарстанның халык, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына көрәш турниры алдыннан менә шундый күренешкә тап булдым. “Орчык” дигәнебез, 6 яшьлек көрәшче малай – Ислам Мараков. Әтисе – районның әйдәп баручы көрәшчеләренең берсе – Илдар Мараков.
“Җиңәм дип килгән иде. Финалда оттыру бераз кәефен кырды бугай. Елый әле, – диде азактан әти кеше безгә. – Гадәти хәл бу. Үзебез дә шуның аша уздык”.
25 килограммлы Исламны елатырга кайсысы “батырчылык иткән”, дисезме? Серне чишәбез! Анысы икенче бер “орчык”, әрсезлеге ягыннан карап торышка Исламнан бераз калышучы – Илдан Гыйниятуллин! Әтисе – Универсиада чемпионы, Татарстан һәм Россия бәйгеләрендә күп тапкыр җиңү яулаган көрәшче Илдар Гыйниятуллин. Әтиләренеке кебек үк Илдан белән Исламның күнегүләрдә дә бергә, ярыш алдыннан берәр килограмм авырлыкларын да ярыша-ярыша бергә куган алар. Инде мәктәпкәчә яшьтәге көрәшчеләр арасында финалга да икесе килеп җиттеләр. Алдагы ярышта Ислам откан булса, монысында Илдан үч кайтарды. Моннан тыш Илдан Гыйниятуллин, иң яхшы техник алым күрсәткән көрәшче буларак, махсус бүләккә дә лаек булды.

...Салават призына 2001 елгы үсмерләр һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар арасында уздырылган ярыш быел республикакүләм турнир статусы алды. Ул икенче мәртәбә уздырыла. Аның беренчесендә келәм хуҗаларыннан тыш күрше берничә район көрәшчеләр бил алышкан булса, бүгенге турнир 15 командадан 228 яшь көрәшчене үзенә җыйды. Киләсе елга турнир Россиякүләм дәрәҗә алырга мөмкин.
Татарча көрәш – безнең йөзек кашы. Ә Теләче үзенең көрәшчеләре белән горурлана. Шуңа да үз җирлегебездә республиканың яшь көрәшчеләрен җыю безнең өчен мәртәбә генә, – диде ярышларны ачу тантанасында Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов.
Теләчедә иң зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрен хөрмәтләп, аларның рәсеме төшерелгән һәм уңышлары язылган Дан әләмен күтәрүне гадәткә керткәннәр. Бүген Теләченең легендар көрәшчеләре – Наил Хәмидуллин, Сәгыйть Гыйниятуллин, Раил Нургалиев һәм Фоат Шәйдуллиннарныкы янына Универсиада чемпионы, Татарстан һәм Россиякүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе булган Илдар Гыйниятуллин хөрмәтенә күтәрелгән Дан әләме дә урын алды. Шунысы кызык: Илдар Гыйниятуллин – Наил Хәмидуллинның оныгы, Сәгыйть Гыйниятуллинның улы.

Инде хәзер Илдарның үз улы – Илдан Гыйниятуллин мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында бил алышып, беренче урын яулады.
Көрәш бәйгесенең җиңүчеләре булып Теләче районы көрәшчеләре танылды. Кукмара – икенче, Мамадыш көрәшчеләре – өченче урында. Дүртенче-алтынчы урында калган – Саба, Актаныш һәм Питрәч көрәшчеләре дә яхшы көрәште.




"Сабантуй" батырлары сынатмады


18-19 март көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Көрәш келәмендә 2001-2002 һәм 1999-2000 елгы егетләр көч сынашты.
Россия чемпионатында көч сынашу өчен, иң беренче чиратта республика беренчелегендә мәйдан тотарга һәм хаклы рәвештә җыелма команда составында урын алырга кирәк. Быел Татарстан җыелмасына 15-16 яшьлек егетләрнең иң-иңнәре Биектауда узган “Сабантуй” газетасы призына уздырылган беренчелектән соң сайлап алынган иде. Ә өлкәнрәк егетлр Мамадышта көрәшеп көчлеләрне ачыклады.
Безнең батырлар Россиядә дә сынатмады. Кечерәк яшьтәгеләр – Руфил Хәбибуллин (Балтач), Ирек Зарипов (Саба), Илназ Рамазанов (Тукай), Фарис Хуҗин (Актаныш), Динар Әүхәдиев (Түбән Кама) һәм егетләр арасында – Мамадыш көрәшчеләре Рөстәм Ханов белән Данис Хәкимов, шулай ук Илшат Таһиров (Түбән Кама), Раил Сәләхетдинов (Кукмара), Нәсим Габидуллин (Арча) һәм Илнур Зиннуров (Нурлат) үз авырлык үлчәвендә мәйдан тоткан.
Көмеш медаль ияләре – Раил Вәлиев (Яңа Савин районы), Булат Габделбаров (Мамадыш), Азат Хәмзин (Арча), Альберт Сәхәбиев (Зәй), Данис Гәрәев (Минзәлә); "бронза"лы егетләр – Раил Хәбибрахманов белән Илмир Вәлиуллин – Мамадыш көрәшчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев