Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ксероксны кем уйлап тапкан?

"Ксерокс" - ул күчермә алу машиналарын эшләп чыгара торган фирма исеме.Ксерографиянең технологиясен америкалы Честер Карлсон уйлап таба. Балачакта Карлсон: " Ник? Нигә? Ник алай? " - дип йөдәтә торган...

"Ксерокс" - ул күчермә алу машиналарын эшләп чыгара торган фирма исеме.
Ксерографиянең технологиясен америкалы Честер Карлсон уйлап таба. Балачакта Карлсон: " Ник? Нигә? Ник алай? " - дип йөдәтә торган булган. Китаплардан, фәнни-популяр журналлардан бөтен мәгълүматны "йотып" барган. Беренче ксероксны ул 1938 елда ясаган. Бары тик 1947 елда гына бу аппаратны ясау хокукын "Холоид" дигән америка компаниясе үз кулына ала. Һәм тарихта беренче ксерографик аппарат ясап чыгара. Соңрак, 1961 елда, фирма исемен "Ксерокс"ка алыштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев