Күбрәк укыйсы килә
Казан шәһәренең «Галәм» 18 нче татар гимназиясендә бер тапкыр кунак булсаң, китәсең дә килмәс. Гимназиябез матур, чиста, җылы, якты. Шул яктылыкны, җылылыкны саклап торучы, тагын да нурлырак итүче урын – китапханәбез. Ә менә китапханәчебез турында аерым сөйлисе килә.
Зөлфия апа Хисамиева гимназиядә әле 3 кенә ел эшләсә дә, бу өлкәдә инде 26 ел хезмәт куя. Китапханәдә кызыклы шәхесләр белән очрашулар, төрле дәресләр үткәрелә. Һәр юбиляр язучы яки шагыйрьгә багышланган стендларны Зөлфия апа, датага карап, яңартып тора. Яңа китаплар кайтса, газета-журналлар килсә, күргәзмә әзерли, безне алар белән таныштыра.
Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә гимназиябездә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе оештырыла. Китапханәчебез китап белән ничек сак эш итәргә кирәклеген исебезгә төшерә. Бу көннәрдә язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар оештырыла. Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрапова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах белән күрешүләр – иң истә калганнары.
Китапханә дәресләре дә күңелле үтә бездә. Төрле кызыклы биремнәр үтәп, викториналарда катнашабыз. Зөлфия апабызга рәхмәт, мондый дәресләрдән соң безнең тагын да күбрәк укыйсы килә башлый.
Регина Зиннурова, Казан шәһәренең «Галәм» 18 нче татар гимназиясе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев