Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кулга кул тотышыйк, дуслар!

«Кулга кул тотышыйк, дуслар!» дип аталган фестиваль менә инде 2008 елдан бирле даими рәветә кабатланып, нәни дусларны гына түгел, ә өлкәннәрне дә сөендереп килә. Бу – гади талантларның җыелган урыны г...

«Кулга кул тотышыйк, дуслар!» дип аталган фестиваль менә инде 2008 елдан бирле даими рәветә кабатланып, нәни дусларны гына түгел, ә өлкәннәрне дә сөендереп килә. Бу – гади талантларның җыелган урыны гына түгел, бирегә тырыш, һәрвакыт позитиф кала белгән һәм үз өстендә гел эшләгәннәр генә җыела.
img_7961
Катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта гына бара; быел 20 төрле урыннан дистәләрчә тәкъдим яуган икән. Аңлыйсыздыр инде, сүз гади балалар турында бармый. Бу яшь артистларыбызга бераз күбрәк игътибар таләп ителә. Шуңа да карамастан, алар күбебез эшли алмаганны эшли: кемдер күрми, ләкин пианинода уйный белә; ишетмәсә дә, бии; сөйләшергә авыр булса да, җырлый...
img_7943
Сәхнәдәге тырышлыкларын күрүгә, күзгә яшь тула. Юк, кызганудан түгел, ә сокланудан: нинди бөек дәрт, нинди көчле яшәү шаукымы бар бу сабыйларның эчендә. Кунаклар да зурдан җыелган, әнә сәхнәдә Дәүләт Советы, идарә өлкәсе кешеләре чыгыш ясый; фойеда кемдер Салават абый белән фотога төшә; хәзерлек бүлмәсендә исә Рөстәм абый Абязов күренеп китә; бераздан исә башка мәртәбәле кунаклар да булачагы турында ишетелә...
img_7962
ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт абый Мөхәммәтшин хаклы, бу гади бәйрәм түгел, ә көчлеләр җыены.
Эльвира Һадиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев