Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Курчак уйнатучы Дилүс “Әкият” курчак театрының серләрен ача[видео]

Һәрберебез үз тормышында курчак, машина кебек уенчыкларны җанландырып, уйнатып карагандыр. Ә бу эшне йөзләгән тамашачы алдында башкаруы ничегрәк икән? Сүзебез “Әкият” курчак театры артисты Дилүс Хуҗиә...

Һәрберебез үз тормышында курчак, машина кебек уенчыкларны җанландырып, уйнатып карагандыр. Ә бу эшне йөзләгән тамашачы алдында башкаруы ничегрәк икән? Сүзебез “Әкият” курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов турынада барачак.
Әкият курчакларының хуҗаларын еш белми калсак та, Дилүс күпләргә таныш. Халыкара һәм төрле театраль конкурслар лауреаты, курчак театрының рус һәм татар төркемендә әйдәп баручы артистларның берсе ул.
Радиодан, театр училищесына курчак театры өчен төркем җыялар дигән игъланны ишеткәч, егет үзен сынап карарга була. Шул вакытта курчаклар дөньясына чума Дилүс: инде студент елларында ук театрда эшли башлый.
-Курчак – ул, минем өчен тере җан иясе, ул минем дустым. Спектакль чыккан вакытта бөтенләй кулдан төшми, балабыз кебек. Театрда “курчагын үпкәләмәсен”, дигән әйтем дә бар. Шуңа күрә, без курчакларга бик җитди карыйбыз.
-Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
- Җыр – биюгә, театр сәнгатенә кызыксыну балалар бакчасыннан ук башланды. Үземнең шундый өлкә белән бәйле булачагымны белә белә идем. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына юл тоттым. Бу язмыштыр инде.
-Курчак театры балаларны нәрсәсе белән җәлеп итә?
-Барлык курчак театрларының бурычы ул – балага театрга карата мәхәббәт уяту. Театрда үзеңне ничек тотарга, аның кагыйдәләрен, яшәешен бала, иң беренче, бездән өйрәнә. Бездә труппа көчле, яшь артистлар белән дә баеп торабыз һәм спектакльләребез дә җәлеп итәргә сәләтле. Сүз уңаеннан, декабрь аенда татар телендә “Бүре җиләге” дип исемләнгән премьера тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакль кызыклы, яңача булачак, татар тамашачысын үзебезгә көтеп калабыз.

 -Гастрольләргә йөрисезме? Чит илләргә чыкканыгыз бармы?
-Әйе, төрле фестивальләрдә дә катнашабыз. Әле күптән түгел, рус төркеме Липецк шәһәрендә, татарныкы районнарда булып кайтты.
334
-Курчак театры артисты булырга теләүчеләргә ниләр киңәш итәр идегез?
-Нинди генә һөнәргә алынсаң да тырышлык кирәк. Шуңа күрә, үз өстеңдә эшләргә,  тагын өстәп, кулда физик көч булдырырга киңәш итәр идем.
Яшьләр килә, күбесенең көнендә үк роль алып, сәхнәгә чыгасылары килә. Эшли башлагач йә тавышлары, йә кыюлыклары җитми. Килеп, бер репетициядән соң, “бу – минеке түгел”, дигән булып китүчеләр дә булды. Тик төпләнеп эшләүче артистның бу эшчәнлектән китәсе килми. Шушындый театрда, искиткеч бинада эшләү – минем өчен зур горурлык.


Диләрә ФӘТТӘХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев