Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Куркаклар хоккей уйнамый... Ә кызлар уйный!

Спорт белән шөгыльләнү үзенә күрә бер талант, һәркемгә дә бирелми торган, буй җитмәслек йолдызга тиң хыял һәм максат... Хәзерге көндә спортның барлык төрләрендә дә диярлек гүзәл затларны очратып була....

Спорт белән шөгыльләнү үзенә күрә бер талант, һәркемгә дә бирелми торган, буй җитмәслек йолдызга тиң хыял һәм максат... Хәзерге көндә спортның барлык төрләрендә дә диярлек гүзәл затларны очратып була. Минем тирә-ягымда да андыйлар күп. Спортчы кызны ерактан эзләргә туры килмәде: сыйныфташым үзе!
Спорт белән шөгыльләнүче, төрле район һәм мәктәпкүләм ярышларга йөрүче егет-кызлар аны яхшы белә. Нинди генә ярыш булмасын, хоккей, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, дисеңме, ул анда, осталыгы, максатчанлыгы белән дә үзенә тартып торучы Диана ВӘЛИУЛЛИНА.
Ул үзен спортның күп төрләрендә сынаган кыз. Әмма күңеленә иң якыны - баскетбол һәм хоккей.
- Баскетбол уйнаганда үземне башкача хис итәм, миңа бу ошый! - ди ул. -  Беренче медалемне дә баскетбол ярышында җиңеп алдым. 3нче сыйныфта укып йөргән чагым иде. Менә шуннан башлап, гел баскетбол ярышларында катнашып киләм. "Районның 9нчы сыйныфлар арасындагы иң яхшы уенчысы" исеменә лаек булдым. Гел командабыз белән икенче, өченче урыннарны яулап киләбез. Бу әле чик түгел! Беренчелеккә чыгарга исәп.
Диана баскетбол турында яратып сөйли, әмма минем хоккей турында да беләсем килә.
- Тимераякта күптәннән йөрим. 12 еллап бардыр. Әти гел мине хоккейда күрергә теләде, балачакта тренировкаларга да йөртте, әмма мин оялып, бармый идем. Кечкенә кызга ничек инде малайлар белән хоккей уйнарга?! Укый башлагач, безнең районда да кызлар командасы барлыкка килде, ярышларга йөри башладык. Әлбәттә, беренче вакытта бик авыр иде. Җиңелүләр, җәрәхәтләнүләр... Менә күптән түгел Кайбычта боз мәйданчыгы сафка басты, хоккей белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр туды,  шулай булгач, ничек инде кул кушырып утырырга ди?! Үткән сезонда күп ярышларда катнаштык, урыннар яуладык. Хоккейны ташларга исәп юк. Быел да үзебезнең боз мәйданчыгында уеннар уздырачакбыз.
- Кумирың бармы соң? - дигән сорауга Диана ике дә уйламыйча:
- Әтием - минем өчен идеал! - дип җавап кайтарды. - Нәкъ менә ул минем спортка булган мәхәббәтемне күреп алды, аны үстерде. Ул - минем укытучым, остазым, үрнәк итеп куярлык кешем дә!
Диананың хәзерге вакытта исәпсез-хисапсыз грамота-дипломнары, 21 медале, ике статуэткасы һәм команда белән яуланган кубоклары бар.
 
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
 
sn9hfs4hbmw
 
d-a8a4nlxwm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев