Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

КУРКУ БЕЛМӘС БАЛАЛАР!

Кечкенәләргә күпләр баласытып карый. Әмма нәкъ менә алар башка сыймаслык батырлыклар кылырга, дөньяны үзгәртергә сәләтле бит!Әлеге тарихларны укып, үзегез дә моңа инанырсыз.Кыю Элисон2016нчы елда була...


Кечкенәләргә күпләр баласытып карый. Әмма нәкъ менә алар башка сыймаслык батырлыклар кылырга, дөньяны үзгәртергә сәләтле бит!
Әлеге тарихларны укып, үзегез дә моңа инанырсыз.

Кыю Элисон



2016нчы елда була бу хәл. Трейси Андерволд үзенең 5 яшьлек кызы Элисон белән бассейнда йөзә. Кинәт Трейсиның өянәге кузгала һәм ул бата башлый. Нәни Элисон югалып калмый, әнисен судан тартып чыгара һәм бассейнның сайрак урынына өстерәп китерә. Элисонга әнисенең башын судан югарыга чыгару өчен шактый тырышырга туры килә, әмма ул моны булдыра. Аннан соң ул ярдәм чакыру өчен өйгә йөгерә.
Соңрак әнисе батыр кызының инде 2 яшьтә үк йөзәргә өйрәнгәнлеген әйтә. Элисон хәтта әнисенең хәле начарланганын да аңламаган була. Су астында озак торганына гына аптырый ул аның. Нәрсә эшләргә кирәклеген кыз каян белгән диген?!

Олы йөрәкле мөслимә



2016нчы елның мартында Индиянең Агра шәһәрендә Назия исемле 15 яшьлек мөслимә урлаучылар кулыннан 6 яшьлек кызчыкны коткарып кала. Ярдәм сораганнарын ишетеп, ул ике дә уйламый тавыш килгән якка йөгерә. Явызлардан ул кызны тартып диярлек ала. Соңрак аларның бер мәктәптә укыганнары билгеле була. Димпиның әти-әнисе хәзер Назияне үз кызлары сыман якын күрәләр икән.

Иң шәп күрше



Американың Вашингтон штатында яшәүче 11 яшьлек Саммер Мильнер йортларының ишегалдында уйнап йөргәндә парковкада торучы бер машинаның ягулыгы агып, төтенли башлаганын күрә. Кыз шул мизгелдә үк машина хуҗаларының ишеген кага. Сайди Лоуренс хәбәрне ишетүгә коткаручыларга шалтырата. Йортта яшәүче башкалар да үз машиналарын
читкә алып куярга өлгерә. Коткаручылар янгынны берничә минут эчендә сүндерә. “Машина төтенли башлаганда ишегалдында күрше кызыбыздан кала беркем дә булмый. Ул вакытында күреп, хәбәр итмәгән булса, никадәр зыян килгән булыр иде, билгесез”, - ди Сайди.

Илүсә Зәйнетдинова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев