Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Куркулар бетте инде" - Денис Муллахмәтов

2015 елда әле көрәш мәйданына беренче адымнарын ясаган Актаныш егетләре "Сабантуй" журналы битләрендә "Блиц-интервью" сәхифәсенең сорауларына җавап тоткан иде. Хәзер ни үзгәрде икән? Денис Муллахмәтов...

2015 елда әле көрәш мәйданына беренче адымнарын ясаган Актаныш егетләре "Сабантуй" журналы битләрендә "Блиц-интервью" сәхифәсенең сорауларына җавап тоткан иде. Хәзер ни үзгәрде икән? Денис Муллахмәтов белән элемтәгә кердек.
Денис, көрәшүдән туктамадыңмы әле?
Юк, көрәш белән һаман да шөгыльләнәм. Соңгы тапкыр Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә узган турнирда үз авырлыгымда беренче урынны алдым. Хәзер Чаллыда төзелеш колледжында укыйм.
Көрәш мәйданына чыкканда һаман да дулкынланасыңмы?
Көрәш келәменә чыкканда хәзер куркулар юк инде. Имгәнүләр дә булмады шушы вакыт эчендә, Аллага Шөкер!
Хәзер нинди ярышка эзерләнәсең?
Берсекөнгә Актанышта глава призына көрәш ярышы була, шуңа эзерләнәм.
Уңышлар сиңа, Денис!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев