“Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” – Казанда


4-8 июнь көннәрендә Казанда яшь инспекторлар хәрәкәтенең “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесе уза.
Әлеге зур ярыш уңаеннан Татарстан башкаласы бөтен илдән 500дән артык катнашучы – яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм укытучыларны үзенә җыя. Шуларның 340ы – үз төбәк бәйгеләрендә җиңү яулаган 10-12 яшьлек мәктәп укучылары. Дүрт кешедән тупланган команда вәкилләре шәхси һәм команда беренчелегендә дә көч сынашачак.
“Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” бәйге этаплары “Казан Экспо” күргәзмә үзәгенә уздырыла. Яшь инспекторлар Юл йөрү кагыйдәсен буенча белемен, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм автошәһәрчектә велосипедта йөрү осталыгын күрсәтергә тиеш була.
“Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия бәйгесе быел 38нче тапкыр үткәрелә. Казанның 1986 һәм 2006 елларда ярышларны кабул итеп алганы бар иде инде. Ә Татарстан командасы һәрчак алдынгылар рәтендә булды – 10 мәртәбә җиңү яулады. Моннан тыш Татарстанның яшь инспекторлары 13 тапкыр Европа бәйгеләрендә дә Россия данын яклап 3 җиңү һәм 10 мәртәбә призлы урын яулый алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Бәрәңге җанашым яки Бәрәңге fest Г.Тукай әдәби музеенда икенче тапкыр Бәрәңге бәйрәме үтте
    120
    0
    0
  • Көектә – уңыш бәйрәме Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.
    196
    0
    0
  • Блогерлыкны эшкә санамыйлар Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.
    196
    0
    0