Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кырыс мәктәп

Кытайның Мао Тань Чан шәһәрендәге колледжда укырга теләүчеләр бихисап – ярлы гаиләләрдә меңләгән бала ел саен бирегә агыла. Әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге илдәге абруйлы югары уку йортларын...

Кытайның Мао Тань Чан шәһәрендәге колледжда укырга теләүчеләр бихисап – ярлы гаиләләрдә меңләгән бала ел саен бирегә агыла. Әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге илдәге абруйлы югары уку йортларына керә алганга, ата-аналар сабыйларын ничек тә бу колледжга урнаштырыга җан талаша. Уку йортындагы тәртип исә, күбрәк армияне яки төрмәне хәтерләтә. Укучыларга телевизор карау, компьютер һәм кесә телефоныннан файдалану катгый тыела. Мәктәп тулай торагы бүлмәләрендә электр розеткалары да юк. Коридордагы каравылчылар һәм видеокамералар тәүлегенә 24 сәгать буе үсмерләрне күзәтә – алар гел уку белән генә шөгыльләнергә тиеш. Педагоглар барысы да ирләр, укучыларга кечкенә генә гаеп өчен дә җәза бирелә. Шәкертләре уңышка ирешә икән, мөгаллимнәргә шактый акча өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев