Көйсезләнгән балага - мәтрүшкә чәе!

Әлеге дару үсемлеге июль-августта чәчәк ата. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.

Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Соңыннан суытып сөзеп куела.
Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк.
igelek.ru сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР Татар халкы табигатьтәге үзгәрешләргә элек-электән игътибар иткән һәм алдагы көн, ай һәм, хәтта, елда һава торышы нинди булачагын алдан сыный торган булган...
    2986
    0
    1