Кыш бабай Айсылу Лерон гаиләсендә кунак була [видео]

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара.
Менә Айсылу Лерон да балаларының күңелен күреп йөргән мәле. Алар күптән түгел гаилә белән чыршы бизәгән, кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килгән.
"Кыш бабай әй уйнатты да соң инде үзебезне: кулларыбызны да өшетте, борыннарыбызны да! Әйлән-бәйлән дә уйнадык, җырлар да җырладык, чыршыбыз да җем-җем килеп яна башлады!Күпме Кыш Бабай һәм Кар кызы чакыртып, мондый шәпскиларын беренче тапкыр күрүем! Килеп керүгә үк, үз музыкаларын кушып, шигырьләр сөйләп, чып-чын бәйрәм рухын булдыралар! Ә Кыш бабай!!! Әкияттән чыкканмыни?!! Шаккаткыч! Фәридә белән Нурихан аптырап тормады, Кыш бабайга ятлаган шигырьләрен сөйләп, бүләкле булдылар!Сәйдә дә үзенчә тырышты бит, аңа да бүләк бирде бабакай!" - дип яза бәхетле ана Инстаграмда.
[embed]https://www.instagram.com/p/BObtRV_BeF6/?taken-by=iceluleron%20%20[/embed]
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сезгә нинди эт кирәк? 2 июль – Бөтендөнья эт көне
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.