Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бабай битлек киеп киләчәк

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, Роспотребнадзор бәйрәмне уздыру буенча таләпләрне искә төшерә тора.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, Роспотребнадзор бәйрәмне уздыру буенча таләпләрне искә төшерә тора. Кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап йөрүне быел онытып торырга туры киләчәк. Бары тик бер төркемдә яки сыйныфта укучы балаларга гына кулга-кул тотынышырга ярый. Кыш бабайга катгый таләпләр юк. Аннан коронавирус белән авырмавы турында белешмә кәгазе сорарга җыенмыйлар. Ләкин бабай битлек киеп килергә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев