Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш бирә кирәкне

Кыш мизгеленә дә кердек. Хәер, безнең якларда суыклар алдан ук “кирәкне бирә” башлый. Әле суыта, әле җылыта башлый. ОРЗ белән грипп өчен – иң уңайлы шартлар.* Вакыт-вакыт без йогышлы авыруларның “кабы...

Кыш мизгеленә дә кердек. Хәер, безнең якларда суыклар алдан ук “кирәкне бирә” башлый. Әле суыта, әле җылыта башлый. ОРЗ белән грипп өчен – иң уңайлы шартлар.

* Вакыт-вакыт без йогышлы авыруларның “кабыну” чоры белән очрашабыз. Шундыйларның берсе грипп авыруы. Бу авыру үзеннән соң төрле катлауланулар калдыруы белән куркыныч. Шуңа күрә авыруны кисәтү дәвалауга караганда жиңелрәк. Әгәр алдан саклану чаралары күрелмәсә, халыкның 40 % ы вирус белән зарарланырга мөмкин.
* Без грипп вирусының җилләтелми торган пычрак урыннарда туплануын беләбез. Озак вакыт андый биналарда булучылар шул вирус белән зарарланырга мөмкин. Мәсәлән, җилләтелмәгән бүлмәдә тупланган грипп вирусы 80% кешене зарарлый. Даими җилләтелгән, дымлы жыештыру уздырылган бүлмәдә бу сан 15% ка кадәр кими. Шул шартларны үтәгәндә без үз сыйныфыбыздагы күп кешене авырудан саклап кала алабыз.
Моның өчен сыйныф бүлмәләрен даими җилләтү, тәнәфесләрдә дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.
* Әгәр үзегездә гриппның тәүге билгеләрен сизәсез икән, таныш-белеш яки якыннарыгыз тәкъдим иткән “ышанычлы” таблеткалар белән мавыгып китмәвегез хәерле, чөнки шул рәвешле чирне тагын да тирәнрәк җибәрүегез ихтимал. Шулай ук көчле химик препаратларны еш куллансаң, организм авырулар белән үзаллы көрәшә белми башлый. Иммунитет түбәнәя һәм яңадан-яңа чир эләктерүгә дучар була. Шуңа күрә ОРЗ һәм грипп вакытында көчле тәэсир итә торган даруларга үрелми торырга кирәк. Иң яхшысы күп эчәргә, ятып торырга, иммунитетны күтәрүче чаралар кулланырга кирәк, һәм табигый антибиотиклар барлыгын да онытмыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев