Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыз баланың колагын кайчан тиштерергә?

Кыз үстерүче әти-әниләр бу сорау белән очрашмыйча калмый. Кайберәүләр бу турыда бала тугач ук хыяллана башлый. Кечкенә принцессалар алка белән тагын да сөйкемлерәк күренә. Тик шулай да кемдер кызларны...

Кыз үстерүче әти-әниләр бу сорау белән очрашмыйча калмый. Кайберәүләр бу турыда бала тугач ук хыяллана башлый. Кечкенә принцессалар алка белән тагын да сөйкемлерәк күренә. Тик шулай да кемдер кызларның колагын кече яшьтә үк тиштерү яклы, башкалар моны бала үскәчрәк эшләү дөрес дип саный.

Тиштерергәме, юкмы?


Бала кечкенә чакта колак тиштерүне әнисе хәл итә. Ә инде бала фикерен беләсегез килсә, 5-7 яшьләргә кадәр көтәргә кирәк була. Ләкин бу яшьтә кызлар колак тиштерү процессыннан куркырга мөмкин. Әмма сезнең ярдәмегез белән матуррак булу хисе өстен чыга ала. Шулай булгач, бу сорауны һәркем үзе хәл итә.

Кайчан колак тиштерергә була?


Күп кенә белгечләр колакны 3 яшьтән соң гына тиштерү яклы. Бу вакытта инде кызлар колакны тартырга ярамаганын, карап торырга кирәклеген аңлый ала. Кечкенә балалар алка белән нәрсәгәдер эләгергә, урыны озак төзәлергә мөмкин. Шул ук вакытта баланың колагын иртәрәк, 1 яшькә кадәр тиштерсәң, ул авыртуны тиз оныта дигән фикер дә яши.
Димәк, монысын да сез үзегез карыйсыз. Әти-әни рөхсәте белән, баланың колагын тугач та тиштерә торган бала тудыру йортлары да бар икән. Психологларның да күбесе моны 1-1,5 яшькә кадәр эшләргә кирәк дип саный Чөнки бала бу вакытта куркуны һәм авыртуны бик тиз оныта.

Елның кайсы фасылында тиштерү кулайрак?


Белгечләр һәм әниләр үзләре дә колакны яз йә көз тиштерү дөрес дип саный. Кыш көне тишкән урын төзәлергә башлык комачаулый, эссе һәм тузанлы җәйдә микроблар эләгергә мөмкин. Шуңа бу процедураны салкынчарак вакытта, ягъни яз, көз башкару отышлырак. Ләкин колак тиштерү вакыты ел фасылына гына бәйле булмавын да истә тотарга кирәк.

Нинда очракта колак тиштерергә ярамый?


Колак тиштерү катлаулы процесс булмаса да, кайбер очракта бу эшне кичектереп тору зарур. Кан, шикәр авыруы, колак ялкынсынуы, неврология, аллергиянең катлаулы очраклары булганда, колак тиштерергә ярамый.
Балага теш чыкканда, салкын тигәндә яки прививка ясатасы булганда, колак тиштерергә ашыкмагыз. Юлга җыенганда, әле генә балалар бакчасына барган булсагыз да, бераз көтү кирәк. Һәрхәлдә, шикләрегез булса, үзегезнең педиатрга мөрәҗәгать итегез. Ул кулай вакытны әйтми калмас.

Кайда тиштерергә?


Колак тиштерү өчен квалификацияле белгеч сайлагыз. Ул моны матур итеп кенә түгел, баланың сәламәтлегенә зыян китермичә дә башкарыр. Бүгенге көндә мондый хезмәтне төрле сәламәтләндерү үзәкләре, косметология салоннары, клиникалар күрсәтә.

Колакны ничек тишәләр?


Элек колакны энә белән тишеп, төзәлер өчен җеп тагалар иде. Хәзер моны махсус пистолет белән башкаралар. Аңа аллергия бирми торган алка куелган була. Бер секунд эчендә пистолет алканы колакка беркетә.

Тишкән урынны нәрсә белән эшкәртергә?


Колак тиштергән көнне үк урынына водород перекисе, антисептиклар сөртегез. Моны 5-7 көн эшләргә кирәк. Бу арада колакка су тидерергә ярамый. Колак шешеп яки кызарып китсә, ялкынсыну беткәнче, сыек кына марганцовка эремәсе белән юдыралар.
Махсус алкаларны 1 ай буе салмаска киңәш ителә. Аларны икенче алкага алыштырганда, моны бик сак һәм чиста куллар белән эшләргә кирәк. Колаклар төзәлгәнче, бассейнга, су коенырга бармагыз. Алкага эләкмәсен өчен, баланың чәчләрен җыеп йөртегез.

Колак тиштерү катлаулы түгел. Иң мөһиме – гади гигиена таләпләрен саклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев