"Кызлы йорт"ның сере ачылды

Күптән түгел генә "Кызлы йорт"ның "Туганнарым" исемле клиплары дөнья күрде. Әлеге клипта 5 бертуган кызга гомер биргән, аларны тәрбияләп үстергән, көчле рухлы, түзем Зөлфия ханым тормышы тасвирлана.
-Әни биш баласын җитәкләп, әтидән китә дә, Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче әтисе Мансур бабайга кайта. Ничек кенә булса да, әни безне әтигә карата яхшы мөгалләмәдә булыгыз дип үстерде, - ди "Кызлы йорт" ның олысы Рәфинә Ганиуллина.
Клипны Казанда төшергәннәр. Зөлфия ханымның яшь чагын К.Тинчурин театры артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева осталык белән башкарып чыга.  Клипта шулай ук 5  туганның әти-әнисен  дә күреп була. Клипның режиcсеры — Замирә Рәҗәпова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Баклажан ашасаң... Кайчандыр безнең якларда сирәк үстерелә торган баклажан, бүгенге көндә күпләрнең яраткан ризыгына әверелде. Баклажанны кыздырып ашарга да, кышка салат ясап саклап та була.
    1770
    0
    0
  • Карбызны ничек сайларга? 3 август – карбыз көне
    4605
    0
    0