Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Лаеш балалар интернатында беренче тапкыр Хәйрияче көнен үткәрделәр

Лаеш районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп укучылары тәрбиячеләренә махсус бәйрәм концерты әзерләде.Әлеге интернат күрү мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен эш...

Лаеш районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп укучылары тәрбиячеләренә махсус бәйрәм концерты әзерләде.



Әлеге интернат күрү мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен эшли. Андагы яшь талантлар Хәйрияче көнен киң күңелле һәм олы йөрәкле кешеләр хөрмәтенә уздырды. Мөгаллимнәре белән бергә балалар җырлы-биюле чыгышларын, Бөек Җиңүгә багышланган шигъри номерларын, совет һәм Россия композиторларының балалар җырларын тәкъдим итте. Тамашачылар өчен сәхнәдә Марк Бернес һәм Клавдия Шульженко җырлары, Сергей Михалков һәм Александр Твардовский шигырьләре яңгырады…
Бәйрәм азагында балалар тәрбиячеләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Хәйриячеләр, үз чиратында, балаларны интернат өчен яңа җиһаз алу турында яңалык белән сөендерде.



Лаеш интернат-мәктәбе директоры Венера Дәүлиева әйтүенчә, мондый эчтәлектәге чара интернатта беренче тапкыр уздырылды, алга таба аны һәрдаим үткәреп торырга ниятлиләр.
Безгә рсепубликаның Мәгариф һәм фән министрлыгы, район хакимияте ярдәм итеп тора. Интернат эшчәнлегендә хәйриячеләрнең дә өлеше гаять зур. Балаларыбызга битараф булмаган оешмалар һәм аерым затлар соңгы берничә айда гына да интернаттагы йокы бүлмәләрен, медицина бүлмәсен җиһазландырырга, яңа койма кую һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен чишүдә зур ярдәм күрсәтте. Заманасы җиңелләрдән булмаса да, мондый кешеләрнең арта баруы бик сөендерә, - дип билгеләде интернат директоры.
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 1968 елдан бирле эшли. Киләсе елда мәктәп 50 еллыгын үткәрәчәк. Бүген интернат-мәктәптә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 7-18 яшьтәге 100 бала укый.
 









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев