Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Лагерьда да иминлек кайгыртыла

Татарстанда балаларның җәйге лагерьларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төрле чаралар уздырыла. Мәктәп лагерьларында ял итүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшереп кенә калмый, юл инсп...


Татарстанда балаларның җәйге лагерьларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төрле чаралар уздырыла. Мәктәп лагерьларында ял итүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшереп кенә калмый, юл инспекторлары катнашында профилактик чараларда да катнаша. 
Шундый чараларның берсе Чирмешәннең 2нче номерлы мәктәп лагерында да узды. Биредә балалар дүрт командага бүленеп, кагыйдәләрне белүдә сынашты. Аларның эшенә бәя бирергә килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм җирле Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт оешмасы вәкилләре дә читтән генә күзәтмәде: “Без кагыйдә белән дус” уены уздырдылар, балаларга велосипедта имин йөрү турында тәфсилләп аңлаттылар. 
Чаллының 77нче гимназиясе һәм 78нче һөнәри лицее каршында эшли торган лагерьда юл кагыйдәләрен белүгә багышлап квест-уен үткәрелгән. Монысында балаларга квест станцияләрен узу өчен юл кагыйдәләре, беренче медиөина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен, велосипедта җилдерү осталыкларын эшкә җигәргә туры килгән. 
ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпкәчә белем бирү оешма хезмәткәрләрен дә игътибарсыз калдырмый. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алар өчен районнарда шушы темага лэпбук әзерләү бәйгесе игълан ителгән. 





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев