Лагерьларда 2 меңнән артык бала ял итәргә өлгергән

Татарстанның җәйге балалар лагерьларында 2266 кеше ял итәргә өлгергән инде. Аларның 162се социаль яктан яклауга мохтаҗ гаиләдән.
Республикадагы 19 сәламәтләндерү оешмасында балаларның беренче сменадагы ялы төгәлләнгән инде. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү нәтиҗәләре буенча 1321 лагерьның 1237сендә санитар нормалар тәртиптә дип табылган. Эшчәнлек алып бару рөхсәте бирелгән әлеге оешмалар арасында: 101 – шәһәр читендәге стационар лагерь, 9 – шәһәр читендәге шифаханә лагеры, 8 шифаханә, 30 палаткалы лагыерь, 969 – мәктәп яны лагеры, 120 хезмәт һәм ял лагеры бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне