Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ландыш Нигъмәтҗановага ник башын күтәреп йөрергә кушалар? (ВИДЕО)

Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында кечкенә балалары – Ләйлә белән Гомәрне генә күрергә мөмкин иде. Ә ул арада олы уллары Әнвәр үсеп тә җиткән. Бер-ике көн элек Ландыш аның балалар бакчасында узган...

Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграмында кечкенә балалары – Ләйлә белән Гомәрне генә күрергә мөмкин иде. Ә ул арада олы уллары Әнвәр үсеп тә җиткән. Бер-ике көн элек Ландыш аның балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсендәге чыгышын социаль челтәргә урнаштырды. Фәрит Таишевның:
“Уйладым уйладым, сине генә уйладым / Очратсам да сине күреп туймадым...” дигән җырын күпләр хәтерлидер. Хәзер ул җырны улы Әнвәр башкара. Әлеге видео күпләрнең күңеленә хуш килде.
https://www.instagram.com/p/BUgos1zjTGN/?taken-by=landyshnigmatjanova&hl=ru
Фирдинанд Гарипов исә, видео астына менә мондыйрак сүзләр язган: “Шәһәр баласы! Татарча, бернинди акцентсыз, барлык ноталарны җиренә җиткереп җырлый. Ландыш сеңлем, башыгызны югары күтәреп йөрегез. Мин сезгә кызыгам. Оныкларым татарча сөйләшә белми”.
Ландышның үзеннән дә улы турында сораштык.
"Балаларым белән бик мактанырга яратмыйм инде мин. Әнвәрем гадәти бала. Җырларга, биергә ярата. Быел мәктәпкә керергә җыенсак та, укыйм дип бик талпынмый әле. Әнвәрне моңа кадәр бернинди түгәрәкләргә дә йөртмәдек. Укырга керер алдыннан ял итеп калсын инде. Аннан балачак бетте дигән сүз бит. Уку программалары да бик катлаулы хәзер. Мәктәпкә керткәч, параллель рәвештә берәр кая йөртербез дип уйлыйм", – ди җырчы әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев