Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Лайфхак» – нәрсә ул?

Безнең яшьтәшләр арасында буш вакытта «ВКонтакте»да лайфхаклар карап алу бер гадәткә керде инде. Төрле төркемнәрдә рәсемнәр, кызыклы фактлар карыйбыз, кайсыларына «лайк» куябыз, «репост» ясыйбыз. Тик...

Безнең яшьтәшләр арасында буш вакытта «ВКонтакте»да лайфхаклар карап алу бер гадәткә керде инде. Төрле төркемнәрдә рәсемнәр, кызыклы фактлар карыйбыз, кайсыларына «лайк» куябыз, «репост» ясыйбыз. Тик бу сүзнең ни аңлатканын бөтен кеше дә белмидер әле.

Төшенчә инглиз телендәге ике сүздән ясалган: «life» һәм «hack». Беренчесе «тормыш», икенчесе якынча «вату» дигәнне аңлата. Ләкин бу очракта сүзен-сүзгә тәрҗемә итү дөрес булмас. әлеге төшенчәне 80нче елларда программалаучылар уйлап тапкан. Алар өчен «hack» сүзе проблеманы тиз генә чишеп, «ватып» ату мәгънәсендә булган. Ул башта бары тик программалар язу турында аралашканда гына кулланылган. Тик соңрак аны журналистлар да файдалана башлаган, блогерлар сүзне челтәрдә тараткан. Тора-бара ул «тормыштагы кыенлыкларны җиңел юл белән чишү» дигән киң мәгънәне үз эченә алган төшенчәгә әверелгән. «Лайфхак» сүзе 2005 елда челтәрдә кулланылучы иң популяр сүзләр арасында икенче урында булган. 2011 елда аны «Оксфорд сүзлеге»нә керткәннәр.
«Лайфхак» – кыенлыкка башкача карау; акчаны, вакытны, көчне азрак сарыф итү; эшне җиңеләйтү; җиңел куллану; бик күп кешеләр өчен дә файдалы ысул, җайлы юл ул. Татарча «файдалы киңәш» дисәң дә буладыр. ә файдалы киңәшләр язылган китаплар инде гасырлар дәвамында нәшер ителгән!
Көнкүрештә «Лайфхак» мисаллары:
Браузерда кирәкле бит ябылса, клавиатурада «Ctrl+Shift+T» төймәләренә басып, ябылган битне тиз генә ачып була.
Компьютер кисәк кенә туктап калса, «Ctrl+Alt+DEL» төймәсенә басабыз. Тик ул шундук «диспетчер»га чыгармый. «Ctrl+Shift+Esc» коды исә тиз генә «диспетчер»ны ача.
Китап битенең чите пычранмасын өчен, почмаклык куярга.
Кибеткә чыкканда, берни дә онытылып калмасын өчен, исемлек язарга.
Пыяладагы тырналган урыннарны бетерү өчен, чүпрәккә теш пастасы сөртергә.
Компьютердагы папкаларга кеше кермәсен өчен, пароль куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев