Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ленар Яшен: “6нчы сыйныфка кадәр яхшы укыдым, ә аннары...”

Җырчы “Ленар Яшен” моннан 10 ел элек әтисен югалта. Бу вакыйганы бик авыр кичерә ул. “Бәлки бераз онытылыр”, дип  әнисе улына гитара сатып ала. Чыннан да Ленар музыка белән кызыксынып китә, шуннан үзе...

Җырчы “Ленар Яшен” моннан 10 ел элек әтисен югалта. Бу вакыйганы бик авыр кичерә ул. “Бәлки бераз онытылыр”, дип  әнисе улына гитара сатып ала. Чыннан да Ленар музыка белән кызыксынып китә, шуннан үзенә ямь табып яши башлый. Бүген инде ул яшьләр арасында иң популяр җырчыларның берсе. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзе яза.
- Ленар, мәктәп елларына кайтып килик әле. Яхшы укыдыңмы?
– 6 класска кадәр яхшы укыдым. Ике-өч кенә “дүртле” чыга иде. Ә аннары бүтән егетләргә карап, укымый башладым. Алар дәресләрен әзерләми бит дип, тәртибем дә начарланды. Хәзер шуның өчен бик үкенәм! Кешегә карап түбән тәгәрүе бик җиңел икән. Әле ярый музыкага тартылып, ул урам егетләре белән араны өздем.
– Әниеңә өй эшләрендә булышасыңмы соң? Әллә иҗат белән аңа да вакыт калмыймы?
– Әлбәттә, булышам. Әниемә ярдәм итеп аны шатландыра алсам, бик сөенәм. Әнием мине бөтен эшкә өйрәтеп үстерде. Бик зур рәхмәт аңа! Бар уңышларым – аның тәрбиясе нәтиҗәсе. Кечкенә вакыттан ук идәнен дә юа, ашарга да пешерә идем. Балалар бакчасына да үзем генә йөрдем хәтта.
- Беренче акчаңны ничә яшьтә эшләп алдың?
– Ул вакытта  6 сыйныфта укый идем.  Икетуган абыйга ияреп, кирпеч ташып, измә болгатып, төзелештә эшләп йөрдем.
– Фанатларың күп икәнен беләм. Интернетта да язалардыр. Барысына да җавап бирәсеңме?
– Сорауларына җавап язарга тырышам. Ләкин бөтенесенә дә өлгереп булмый. Алар белән аралашыр өчен көне буе интернетта утырырга кирәк. Иҗатымны яратучылар берүк мине аңласын, “безне яратмый, җавап та язмый” дип үпкәләмәсен. Барысын да яратам!
 
Нәзилә ХУҖИНА
 
6rvpsaijuz4
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев