Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ленар Яшен"гә төз йөргән кызлар ошый

Җырчы “Ленар Яшен” моннан 10 ел элек әтисен югалта. Бу вакыйганы бик авыр кичерә ул. “Бәлки бераз онытылыр”, - дип әнисе улына гитара сатып ала. Чыннан да, Ленар музыка белән кызыксынып китә, шуннан ү...

Җырчы “Ленар Яшен” моннан 10 ел элек әтисен югалта. Бу вакыйганы бик авыр кичерә ул. “Бәлки бераз онытылыр”, - дип әнисе улына гитара сатып ала. Чыннан да, Ленар музыка белән кызыксынып китә, шуннан үзенә ямь табып яши башлый. Бүген инде ул яшьләр арасында иң популяр җырчыларның берсе. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзе яза.
Белешмә:
Туган ягы: Балтач районы, Иске Салавыч авылы
Туган елы: 1995 елның 4 мае
Белеме: Быел Арча педагогия көллиятенең музыка факультетын тәмамлады.
 - Ленар, “яшен” дигән тәхәллүсне каян уйлап таптың?
- Яшенле яңгырны бик яратам. Бәлки, шуңадыр. Характерым, үз-үземне тотышым да тәхәллүсемә килешеп тора дип әйтәләр.
Мәктәп елларына кайтып килик әле. Яхшы укыдыңмы?
- 6нчы класска кадәр яхшы укыдым. Ике-өч кенә дүртле чыга иде. Ә аннары башка егетләргә карап, алар дәрес әзерләми бит дип, укымый башладым. Тәртибем дә начарланды. Хәзер шуның өчен бик үкенәм.  Кешегә карап түбән тәгәрәве бик җиңел икән. Әле ярый музыкага тартылып, ул егетләр белән араны өздем.
- Гаиләңдә кемнәр бар?
- Әнием һәм “Няша” исемле песием белән яшәп ятабыз. Авылдан Балтач үзәгенә күченеп килдек.
Әниеңә өй эшләре белән булышасыңмы сон? Әллә иҗат белән аңа да вакыт калмыймы?
- Әлбәттә, булышам. Әниемә ярдәм итеп, аны сөендерә алсам, бик сөенәм. Әнием мине бөтен эшкә өйрәтеп үстерде. Бик зур рәхмәт аңа. Бар уңышларым – аның тәрбиясе нәтиҗәсе. Кечкенә вакыттан ук идәнен дә юдым, ашарга да пешерә идем. Балалар бакчасына да үзем генә йөрдем хәтта.
- Беренче акчаңны ничә яшьтә эшләп алдың?
- Ул вакытта 6нчы сыйныфта укый идем. Туганнан туган абыйга ияреп, кирпеч ташып, измә болгатып, төзелештә эшләп йөрдем.
Бүген дә эшсез ятмыйсың...
- Әйе. Өйдәге аппаратурада җырлар язам, аранжировкалар ясыйм. Ял көннәрендә 10-12 сәгать студиямдә мәш киләм. Бер минут вакытым бушка узса да, ачуым чыга.
Китаплар укыйсыңмы?
- Миңа психология белән бәйле китаплар кызык, мемуарлар укыйм. Соңгы тапкыр Дима Биланның “От хулигана до мечтателя” китабын укып чыккан идем.
Очрашып йөргән кызың бармы соң?
- Әйе.
- Ә гомумән, нинди кызлар ошый?
- Гәүдәсен туры тотып, төз йөргән кызлар өчен үлеп китәм (елмая).
- Фанатларың да күп икәнен беләм. Интернетта да язалардыр. Барысына да җавап бирәсеңме?
- Сорауларына җавап язарга тырышам. Ләкин бөтенесенә дә өлгереп булмый. Алар белән аралашыр өчен көне буе интернетта утырырга кирәк. Иҗатымны яратучылар, берүк мине аңласын, “безне яратмый, җавап та язмый”, дип үпкәләмәсен. Барысын да яратам!
ленар
 
Нәзилә Хуҗина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев