Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Үлгәнне” дә “терелтә”

Калининград өлкәсендә яшәүче унөч яшьлек Сережа Верзов, эшләми торган компьютерларны көйләп, күпбалалы гаиләләргә тарата башлаган.

Калининград өлкәсендә яшәүче унөч яшьлек Сережа Верзов, эшләми торган компьютерларны көйләп, күпбалалы гаиләләргә тарата башлаган. Хәзер бу малайга “үлгән” техниканы бөтен Россиядән җибәрәләр, ди.

Сережа кечкенә чакта ук һәр нәрсәне сүтеп, тикшереп карарга яраткан. Бераз үскәч, әтисе улының бу мавыгуын яхшы якка юнәлтү җаен тапкан. Интернеттан видеодәресләр карап, Сережа техниканы ватарга гына түгел, җыярга да өйрәнгән. Шул рәвешле әбисенә иске компьютерын көйләп биргән. Ләкин тиздән малайга запас детальләр җитми башлаган. Аңа тагын әтисе ярдәмгә килгән: таныш-белешләрдән, хәтта таныш булмаганнардан да эшләми торган, ләкин чыгарып ташларга кызганыч булган компьютерларны сорарга тәкъдим иткән. Хәзер аңа мондый процессор һәм мониторларны күрше төбәкләрдән дә, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә җибәрәләр, дип яза RG.ru. Ә малай көйләнгән компьютерларны күп балалы гаиләләргә тапшыра икән. Өч гаиләгә шундый бәхет елмайган инде. Сережа шушы көннәрдә тагын өч компьютер әзерләп куйган.

Бәлки, безнең арада да бардыр шундый Сережа Верзовлар? Тик ятучы техника табар идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев