Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әлифба бәйрәме"н Тукай музеенда уздырыгыз!

Габдулла Тукай әдәби музее 1нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” уздыра. Бәйрәмгә, алдан язылып, сыйныф белән килергә мөмкин. Габдулла Тукай әдәби музее тамашачыларга төрле чаралар тәкъдим итә,...

Габдулла Тукай әдәби музее 1нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” уздыра. Бәйрәмгә, алдан язылып, сыйныф белән килергә мөмкин. 
Габдулла Тукай әдәби музее тамашачыларга төрле чаралар тәкъдим итә, укучылар өчен музей дәресләре, интерактив экскурсияләр, бәйрәмнәр уздыра. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә, әкият геройларына багышланган музей бәйрәмнәре мәктәп укучыларында зур кызыксыну уята.
Ә быелдан башлап музей яңа традиция башлап җибәрмәкче. 1нче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм - “Әлифба бәйрәме” уздырырга әзерләнә музей хезмәткәрләре. Бу көннәрдә бәйрәмдә катнашырга теләүче мәктәпләрдән заякалар кабул ителә башлаган инде.
“Әлифба бәйрәме” – 1нче сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифба тәмамлануга багышлана. Әлеге бәйрәмнең татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай әдәби музеенда оештырылуы балаларны әдәбиятка, туган телгә якынайтуда зур роль уйный, дип саный музей хезмәткәрләре.
“Әлифба бәйрәме” Г. Тукай әдәби музеенда 20 гыйнвардан 1 мартка кадәр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Программада: шигырьләр, җырлар, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар һәм котлаулар.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-86-67


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев