Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Лимон хәтерне яхшырта

Артык хезмәт куймый гына хәтерне яхшырту турында бик күпләр уйлана. Кемнәрдер хәтерне яхшырту өчен төрле күнегүләр ясаса, башкалар баш мие эшчәнлеген яхшыртучы матдәләре булган ризыклар белән туклана....

Артык хезмәт куймый гына хәтерне яхшырту турында бик күпләр уйлана. Кемнәрдер хәтерне яхшырту өчен төрле күнегүләр ясаса, башкалар баш мие эшчәнлеген яхшыртучы матдәләре булган ризыклар белән туклана. Ә кем хаклы соң?
Хәтерне яхшырту өчен менә нәрсәләр ашарга кирәк.
Белгечләр көн дә кишерне кырып, аны үсемлек мае белән ашарга киңәш итә.
Актерлар һәм җырчылар хәтерләрен ананас согы эчеп яхшырталар.
Чит телләр өйрәнгәндә лимон ашау, апельсин согын даими куллану ярдәм итә.
Авакадо, суган, чикләвек, кәбестә, креветкалар да баш мие эшчәнлеген яхшыртып, хәтерне ныгыта икән.
Баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшыртыр өчен күнегүләр белән танышыйк.
Үз тирәңдә яңа мохит тудырырга кирәк. Әгәр уң кулың белән язсаң, сул кулың белән язып кара. Караңгы бүлмәдә йөреп карарга кирәк. Бу алым хәтерне, игьтибарны арттырыр.
Укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрергә кирәк. Баш мие эшчәнлеге дә яхшырыр, гәүдәгез дә сылу булыр.
Гадәти, гади сорауларга да гадәти булмаган җаваплар кайтарырга тырышыгыз. Бу алым уйлау сәләтен яхшырта.
Кибеткә кергәч, калькулятор кулланмаска тырышыгыз. Хәтердән генә кушу, алу – баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Дөрес тукланып, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы күнегүләр ясасагыз, башыгыз да эшләр, хәтерегез дә шәп булыр!
 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев