Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә ир-ат үзенең җиде айлык улын кыйнап үтерә язган [коточкыч хәл]

13 декабрьда Әлмәт шәһәрендә полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек ир-атны хатынын һәм җиде айлык улын кансыз рәвештә кыйнаганы өчен тоткарлыйлар. Бу вазгыятьтән соң, «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян кит...

13 декабрьда Әлмәт шәһәрендә полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек ир-атны хатынын һәм җиде айлык улын кансыз рәвештә кыйнаганы өчен тоткарлыйлар. Бу вазгыятьтән соң, «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. //Kazanlive.ru//

42 яшьлек Юрий А. белән декрет ялында булган 42 яшьлек граждан хатыны Елена М. арасында каты гына талаш чыга. Аннан соң, Юрий хатынын кыйный, шунда ук җиде айлык баласының башына да берничә тапкыр китереп суга. Баланы авыр хәлдә баш мие җәрәхәте белән хастаханәгә алып китәләр. Бу хәл буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Чыганак: "Татар тудей"сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев