Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Люция Әблиева иҗаты белән танышабыз

Бүген без сезне кабат Люция Әблиева иҗат иткән шигырьләр белән таныштырабыз. Гади, кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле дә алар. Иң ошаганын ятласагыз да була!*******Утырган килеш йокыгаТалган курчагым -...

Бүген без сезне кабат Люция Әблиева иҗат иткән шигырьләр белән таныштырабыз. Гади, кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле дә алар. Иң ошаганын ятласагыз да була!
*******
Утырган килеш йокыга
Талган курчагым - Ләлә.
Арып киткән көн буена
Тик тора белмәгәнгә.
Сак кына күтәреп алып
Бишегенә яткыздым.
Тс-с-с, артык тавышланмагыз,
Ял итсен курчак-кызым.
курчак
******
Самира исемле кызны
Беләсезме? Мин бит ул!
Алты яшемне тутырдым
Мәктәпкә барам быел.
Кырыкмаса кырык сорау
Көнгә чыксам яудырам.
Рәсем ясарга яратам,
Биергә дә булдырам!
Балалар бакчасы елап
Калыр инде мин киткәч.
Тәрбияче апа булып,
Кайтырмын укып беткәч.
1 класс
Орлык җирдән ярала
Энҗе дә мәңгелек түгел,
Әйләнә ул тузанга.
Хезмәт яраткан кешенең
Гомере узмый заяга.
Могҗиза көтмә күктән
Аяк астыңа кара.
Гадилеге белән камил
Орлык җирдән ярала.
Һәр һөнәрнең үз сере бар
Эшләгәндә ачыла.
Нәни генә бөртектән дә
Җимешләр үсеп чыга.
Могҗиза көтмә күктән
Аяк астыңа кара.
Гадилеге белән камил
Орлык җирдән ярала.
орлык
Әби
Әбиемнең барасы юк
Бакчага минем кебек.
Әллә кайчан ул уянган,
Ботка куйган пешереп.
Зарядка да ясап ала,
- Килми,- ди,- картаясым.
Оныгымның туенда бит
Бар әле утырасым!
щби
******
Иртән уяну белән мин
Тәрәзәгә күз салдым.
Күк йөзендә тик болытлар
Күреп сагаеп калдым.
Нишләптер кояш чыкмаган,
Берәр кая киткәнме?
Кичә минем белән уйнап
Әллә арып беткәнме?
кояш
Газизем минем, әнием!
Аклы-каралы дөньяның
Ачып бирдең саф төсләрен.
Күңелемә энҗе сибеп
Язлар китердең көзләрен.
Кирәк чакта искәртүчем,
Бәгыремне нечкәртүчем
“Балам”- дигән, иң кадерле
Сүзең белән яшәтүчем!
Бураннарга һич карамый,
Тузаннарга тузганаклап
Кайтам сиңа, булыр өчен
Аяк асларыңда туфрак.
Җан җылысы синдә генә
Төннәр айлы, көн кояшлы.
Әни, мәңге ходаемнан
Була күр ризыклы - ашлы.
эни
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев