Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Мари Илендә “песикарта” төзегәннәр

29 октябрь – песи көне

Йошкар-Ола шәһәрендә Россиянең “песикартасын” төзегәннәр. Бу шаян картага илнең атаклы песиләрен керткәннәр. Анда Казан мәчесе дә бар.

Картада барлыгы 30лап песи урын алган. “Песикартада” илнең төрле шәһәрләрендә мәчеләргә куелган скульптураларны гына түгел, Алтай краендагы “Кошляндия”, Зеленоград шәһәрендәге “Мурариум” музее, Кырымдагы Мәче тавын да табарга була.

Картаны төзүчеләргә яңа тәкъдимнәр килә башлаган. Күпләр “песикартага” үз шәһәрләрендәге танылган мәчеләрне кертүне сорый икән. Берничә шәһәр “Россиянең песиләр башкаласы” исеменә дә дәгъва кыла, ди. Карта авторлары ел ахырында махсус тавыш бирү оештырмакчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев