Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Марс зурмы?

Марсның гомум мәйданы–144 800 000 квадрат километр. Ул Җирдән нибары  28% зуррак.Климаты? Аңлавыгызча, Марс салкынча планета.Атмосфера катламы юка һәм кратерлар күп. Марста ике ай бар – Деймос һәм Фоб...

Марсның гомум мәйданы–144 800 000 квадрат километр. Ул Җирдән нибары  28% зуррак.


Климаты? Аңлавыгызча, Марс салкынча планета.


Атмосфера катламы юка һәм кратерлар күп. Марста ике ай бар – Деймос һәм Фобос. Поляр өлешендә боз табылган. Өслеге ташлы, таулы.  Әлеге вакытта анда кеше яши алмый. Шуңа карамастан, аны яшәүгә яраклаштыру уе юк түгел һәм анда китеп яшәргә телүчеләр күп диләр.


Марска космонавтлар озатырга әзерләнүче НАСА исә аларны кома хәлендә очыру арзангарак төшәр дип белдерә. Ул вакытта бортка азык-төлекне дә күпкә азрак салырга кирәк булачак. Шуның нәтиҗәсендә яшәү бүлмәсен дә кечерәк итеп ясап, корабның авырлыгын 3-4 тапкыр җиңеләйтеп була. Димәк, 400дән 220 тонна гына калачак.


Кешене махсус комада тота торган җайланма медицинада 2003 елдан бирле кулланыла икән. Махсус сулыш алу битлекләре ярдәмендә кешенең тән температурасы 32 градуска кадәр төшерелә һәм ул летаргик йокыга тала. Нәтиҗәдә, метаболизм акрыная. Кирәкле күләмдә ризык кан тамырлары аша кертелә дә, тамырлар оеп китмәсен өчен вакыты-вакыты белән аларны махсус электр тогы “уятып” торачак. Марска җиткәндә инде тәнне суытудан туктату ысулы белән астронавтлар уятыла.


Төркем-төркем эшләү мөмкин-леге дә бар. Әйтик, бер төркем бер атна йоклый, бер төркем эшли, ан-нан алышыналар. Комада тоту өчен рөхсәт ителгән вакыт 180 тәүлек булса, Марска барып җитү өчен дә якынча шулкадәр кирәк. Мәзәк хәл, әмма Марста яшәргә калырга теләк белдерүчеләр күп. Анда төзелеш алып барып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльлән-мәкчеләр. Белгечләр сүзе дөрес булса, анда туфрак моңа ярашлы. Марс туфрагы яшелчәләр үсте-рергә, әйтик, спаржа, помидор өчен әйбәт ди. Кем белә, болай ты-рышсалар, Марста да бакчалар үсеп китәр, ә?


441c15f9a4d0e3cb11b01d3ed2445644

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев