Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Маша и Медведь” мультфильмындагы Маша чынлыкта кем?

Варвара Саранцева – “Маша и Медведь” мультфильмындагы шаян Машага җан өргән кыз. Мультиктагы Маша зур яшел күзле, саргылт чәчле, ачык төстәге күлмәкләр кия. Төрле экспертлар аның психологик портретын...

Варвара Саранцева – “Маша и Медведь” мультфильмындагы шаян Машага җан өргән кыз. Мультиктагы Маша зур яшел күзле, саргылт чәчле, ачык төстәге күлмәкләр кия. Төрле экспертлар аның психологик портретын төзеп, әлеге анимацион сериалның бала психикасы өчен зыянлы булу-булмавын өйрәнгән арада, илнең бөтен бала-чагасы бу кызчыкның фанатына әверелеп бара.
Фото Варвараның вКонтакте битеннән алынды
Маша – Варавара Саранцева тавышы белән сөйли. Алар, чынлыкта да, бик охшаш икәннәр. Тышкы кыяфәтләре белән дә, Варвара сүзләренә колак салсаң, холыклары да бертөрле. Варяга бүген 11 яшь.
- Маша минем копия. Ул бик кызыксынучан. Мин аннан да кызыксынучанрак. Тагын ул игелекле, һәрвакыт көләч, күп сөйләшергә ярата. Минем өчен текстны яңгыратканда иң авыры – җырлау. Чөнки сүзләр аңлаешлы булырлык итеп җырларга кирәк, ә мин тиз сөйләшәм, шуңа дөрес сөйләм булдыру – катлаулырак процесс.
Тик Варя үзенең бар Рәсәй яраткан Маша булуын дусларыннан яшереп йөри икән.
- Бөтенебез бергә җыелешып берәр серияне караганда Маша мин икәнен әйтмим. Башкаларның реакциясе артыннан күзәтәм. Дулкынланам. Өйдә булганда гына тынычлап, анализлап карыйм.
Фото Варвараның вКонтакте битеннән алынды
Варяга кадәр Машаны Алина Кукушкина сөйләткән иде. Ул беренче ике сезонда эшләгән. Хәзер дә “Маша и Медведь”ны бөтенләйгә онытып бетергән түгел: студия тавыш режиссеры булып эшли, Варяга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев