Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Матур очрашу

«Сабантуй» журналы Казанның Идел буе районында урнашкан 16 нчы Татар-инглиз гимназиясендәге башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуда булып кайтты.

Укучылар журнал тарихы белән танышып, басманың файдалы һәм кызыклы сәхифәләре турында тагында күбрәк белде. 
Әлбәттә, мондый чараларда ике яктан да активлык күрсәтелергә тиеш. Очрашуның иң кызыклы өлеше – уенбарышында укучылар үз сәләтләрен күрсәтте. Араларында татар телендә матур итеп җыр башкаручылары да, Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен яттан сөйләүчесе дә булды. Актив укучыларга бүләккә «Сабантуй» журналы таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев