Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Май ботканы бозмый", баланы "боза"...

Карлсон белән Малышның: "Кәбестә ашаганчы, ачтан үлүең яхшырак", дигән сүзләре белән күбебезнең баласы ризалашадыр. Ә бит Россиядәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яртысында артык авырлык белән проблем...

Карлсон белән Малышның: "Кәбестә ашаганчы, ачтан үлүең яхшырак", дигән сүзләре белән күбебезнең баласы ризалашадыр. Ә бит Россиядәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яртысында артык авырлык белән проблемалар бар икән бит.

Ничек итеп баланы яшелчә яратырга өйрәтергә соң? Ни өчен генетика сабыйның аппетиты һәм зәвыгына тәэсир итә?
- Ит ашау буенча без күп кенә алга киткән илләрне куып җиттек, ә менә яшелчә һәм җиләк-җимеш мәсьәләсендә артта калып киләбез. Шул ук вакытта Россия балаларының яртысы көн дә камыр ризыклары ашый һәм зыянлы, шикәргә бай эчемлекләр эчә, - дип сөйли ФГБУН "ФИЦ туклану һәм биотехнологияләр"нең "Оптималь туклану" юнәлеше җитәкчесе Александр Батурин, - ата-аналарга балаларында дөрес туклану гадәтен булдырырга ярдәм итү йөзеннән продуктларны күпме май, тоз, шикәр булганын күрсәтә торган махсус "светофор" белән тамгалау начар булмас иде. Кызыл белән зыянлыларын, яшел белән файдалы ризык һәм эчемлекләрне билгеләргә мөмкин.
"Май ботканы бозмый" мәкале бүген инде актуаль түгел. Артык авырлык, йөрәк-кан тамыры авырулары, үсештәге тайпылышлар, кариес, буйга үсмәү, иммунитет начараю... Боларның барысы да баланың дөрес тукланмавы сәбәпле килеп чыга. Статистика буенча, Россиядәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (3-7 яшь) яртысының авырлык белән проблемалары бар, 12,4 проценты артык авырлыктан интегә.
Моның белән ничек көрәшергә? Дөрес туклануның файдасы турында бар кеше дә белә, ә чынлыкта балаларга кәбестә ашату җайлы эш түгел. Һәр ашау вакыты сугыш кырына әверелмәсен өчен, баланың сәламәтлеге һәм рационы турында йөклелек чорында ук уйлана башларга кирәк. Галимнәр әйтүенчә, сабыйның теге яисә бу ризыкка мөнәсәбәте инде ана карынында ук формалаша башлый. Шулай булгач, ана яшелчәне күбрәк ашаган саен, туачак баланың киләчәктә шулай ук бу төр ризыкны ярату ихтималы зуррак булып чыга. Олы кешенең сәламәтлеге аның торымышының беренче 1000 көнендә формалаша дигән теория бар. Шушы чорда баланың ни белән туклануы бик мөһим.
ФГБУН "ФИЦ туклану һәм биотехнологияләр"нең нутрициология лабраториясе мөдире Екатерина Пырьева: "Теге яки бу ризыкка мөкиббән булу, хәтта ризыкны ашау тизлеге нәселдән нәселгә күчәргә мөмкин. Мисалга, ата кеше борычлы һәм тозлы ризык яратса, аның улының да шундый ризык ярату ихтималы зур.
Статистика буенча, 50% ата-ана баласының аппетиты начар булуына зарлана. Шул ук вакытта Россиядә балаларның 40-80%ында В1, В2, В6 витаминнарына кытлык кичерүләре мәгълүм, 40-60%ында каротин , 10-30%ында тимер җитмәү күзәтелә, ә инде йод, кальций турында сөйләп тә торыга кирәкми. Боларның барысы да ата-аналарның җавапсызлыгыннан килә. Зарарсыз, файдалы бутерброд ясауга караганда, кобаса кисеп ипи өстенә салу күпкә җайлырак, шулай бит?
Фәнни яктан исбатланган факт: бала туганда ук баллы һәм энергетик яктан бай булган ризыкка мөкиббән булып туа. Шуңа да сабыйны ризыкта төрлелеккә ничек иртәрәк ияләштерсәң, шулай яхшырак. Файдалы яңа төр ризыкны аңа 5-6, ә бәлки хәтта 10-15 тапкыр биреп карарга кирәк, бары шул чакта гына ул ризыкның тәмен татыячак. Бернинди мәҗбүр итүләр дә булмаска тиеш, ә менә ашаган вакытта уңай эмоцияләр тудыру, киресенчә, бик мөһим.
Әти-әниләргә киңәш: баланы көненә 4 тапкырдан да азрак ашатырга ярамый, ә аксым, май һәм углеводлар тәңгәллеге якынча 1:1:4 булырга тиеш. Продуктлар төрле булса яхшы, әмма буягычлар, консервант һәм ароматизаторларның составта минимум дәрәҗәсендә булуы киңәш ителә. Тәүлеклек калория иртәнге ашка 25-30%, обедтка 35-40%, икенче обедка 10-15%, ә инде кичке ашка 20-25% туры килергә тиеш.
Аналарга киңәш:
-яшелчәләрне бергә дә, аерым да биреп була, шулай ук аларны балага сыр белән бирергә мөмкин;
- кибеттә яшелчә һәм җиләк-җимешне бала белән бергә сайлап карагыз;
- ризыкны балагыз белән бергә әзерләгез;
- файдалы ризыкны гаилә белән ашасагыз яхшы;
- бала ничек итеп ярата, ризыкны шул рәвештә әзерләргщ тырышыгыз;
- конфет урынына җиләк-җимеш тәкъдим итеп карагыз.

//rg.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев