Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Май бәйрәмнәрен ничек күңелле итеп уздырырга?

Иртәгәдән башлап, татарстанлыларны озын яллар көтә. Язның соңгы аен онытылмаслык итеп башла. Шул уңайдан, без сезгә май бәйрәмнәрен позитив рухта уздыру өчен, ялларда булачак чаралар турында хәбәр итә...

Иртәгәдән башлап, татарстанлыларны озын яллар көтә. Язның соңгы аен онытылмаслык итеп башла. Шул уңайдан, без сезгә май бәйрәмнәрен позитив рухта уздыру өчен, ялларда булачак чаралар турында хәбәр итәбез.



Карга боткасы


Парк һәм скверлардагы мәдәни чараларның яңа сезонын Карга боткасы бәйрәме белән башлап җибәрәләр. Борынгы заманнарда төрки халыклар язны карга канатында алып килә, дип санаган. Ә иген, уңыш яхшы булсын өчен, кошларны яхшы итеп ашатырга кирәк булган.


Халык тауга менеп, зур казанда ботка пешергән. Беренче порцияне – җиргә салганнар, икенчесен – суга, өченчесен – һавага җибәргәннәр. Дүртенче өлешне кошларга биргәннәр. Шуннан соң гына халыкка өләшкәннәр.


Горки-Әмәт урман-паркында бу көнне халыкны театрральләштерелгән тамаша, концерт прогпаммасы һәм, әлбәттә, бәйрәм вактында әзерләнгән ботка көтә.



Кайчан: 29 апрель 13:00


Кайда: Горки-Әмәт урман-паркы



“Чәчәк ат, Казан!” флэшмобы


Казанда туристлык сезонын шуш чара белән ачачаклар. «Казан» гаилә үзәгендә массалы флэшмобта иҗади коллективлар, шәһәр халкы катнаша. Зур әйлән-бәйләндә коллективлар, велосипедчылар, башкала халкы Татарстан символы – лалә чәчәге форасында тезелеп басачак. Биредә Казанның мәдәни-күңел ачу урыннарына сертификатлар отарга мөмкин булачак.



Кайчан: 29 апрель 13:45


Кайда: «Казан» гаилә үзәге территориясе



Кремль яр буенда Workout мәйданчыгы ачылуы


Һәр теләгән кеше биредә үзенең физик әзерлеген тикшерү буенча ярышларда катнаша ала. Фристайл батллар һәм гомумфизик әзерлек буенча көч сынашачаклар. Биредә Workout хәрәкәтенең иң көчле кешеләренең чыгышларын да күреп булачак.



Кайчан: 30 апрель 14:00


Кайда: Кремль яр буе



«Тынычлык. Хезмәт. Гөбәдия»


Татар халкы гөбәдияне бәйрәмнәрдә ашарга күнеккән. «Туган авылым»га килсәң, димәк, синең дә 1нче Май бәйрәмең гөбәдия ашап, күңелле узачак дигән сүз. Чөнки биредә иң зур гөбәдия пешерәчәкләр. Шулай ук бушлай концерт, конкурслар, ярминкә дә көтә.



Кайчан: 1 май 10:00


Кайда: «Туган авылым» милли комплексы



Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган бушлай концерт


Яз һәм хезмәт бәйрәме мәдәни чаралар да еш уза. Әлеге концертта син бу бәйрәмнең тарихы турында тулырак белә алачаксың. Совет әләме белән фотога төшеп булачак. Балачактан бирле яраткан җырларны балалар башкарачак.



Кайчан: 1 май 11:30


Кайда: Вахитов скверы, «Кольцо» яны




1 майда якшәмбе көннәрендә олылар өчен рәсем дәресләре


Казанда 1 майдан башлап, халыкка бушлай рәсем дәресләре оештырылачак. Биредь һәркем катнаша ала. Укытучылар натюрморт, пейзаж, поп-арт, натурадан ясау кебек жанрларның серләренә төшендерәчәк. Чара 1 майдан башлап 24 сентябрьгә кадәр һәр якшәмбе көнне узачак. «Рисуй Казань» коммерцияле булмаган проект Татарстанның Пенсия фонды бүлеге инициативасы белән уздырыла.



Кайчан: 1 май, 15.00-16.30, 17.00-18.30.


Кайда: Кремль яр буе



Кремль яр буенда урам китапханәсе эшли башлый


Һәркем бирегә үз китабын алып килеп, китапханәдә калдырылган башка китапны укырга алырга мөмкин.



Кайчан: май бәйрәме яллары


Кайда: Кремль яр буе



Шулай ук Казанда Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан, концертлар, башка күңел ачу чаралары да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев