Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда беренче бөтенреспублика «Мәдәни сәяхәт» квесты уздыралачак

24 майда Казанда «Мәдәни сәяхәт» дип аталган гаҗәеп квест уткәреләчәк. Ул Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов карамагында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы та...

24 майда Казанда «Мәдәни сәяхәт» дип аталган гаҗәеп квест уткәреләчәк. Ул Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов карамагында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике ел рәттән гамәлгә ашырылучы “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысасында узачак.
Бу көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты активистлары беренче бөтенреспублика «Мәдәни сәяхәт» квестында катнашачаклар. Балалар Казан Кремлендә, Татарстан Республикасының дәүләт китапханәсендә, “Әкият” курчак театрында кунакта булачаклар һәм Свияжск утрау-шәһәренә экскурсиягә барачаклар.
Күп кенә чаралар планлаштырыла. Әйтик, экскурсиядә йөргәндә укучылар Татарстанның балалар шагыйрьләре һәм язучылары, мультфильм төшерүчеләр: режиссерлар һәм сценаристлар белән очрашачаклар, кызыклы викториналарда катнашачаклар.
Исегезгә төшерәбез, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яшь буында фундаменталь мәдәни кыйммәтләрне формалаштыру һәм рухи баету максатын күздә тотып тормышка ашырыла. Проектка 160 000 башлангыч сыйныф укучылары тартылды. Проектның www.культурныйдневник.рф порталында 46 мең кулланучы теркәлгән. Быелгы уку елында 12 бөтенреспублика конкурс уздырылды. Ел саен проектның аудиториясе киңәя. Ул гаиләдә төрле буыннарны берләштереп, мәдәнияткә омтылуны үстереп чын мәгънәсендә халык проектына әйләнә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон 89276751878 (Оксана Круглова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев