Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Медицина рекордлары

Һәр ел саен медицина буенча галимнәр кызыклы ачышлар ясыйлар. Сезнең игътибарыгызга шуларның берничәсен китерәбез.Америка табиблары Нелли Эндрюсны “медицина феномены” дип атаганнар. Бу ханымның нормал...

Һәр ел саен медицина буенча галимнәр кызыклы ачышлар ясыйлар. Сезнең игътибарыгызга шуларның берничәсен китерәбез.
Америка табиблары Нелли Эндрюсны “медицина феномены” дип атаганнар. Бу ханымның нормаль тән температурасы башка кешеләрнеке кебек 36,6 түгел, ә 38 градус икән. Медиклар бу күренешнең сәбәбен әлегә кадәр ачыклый алмыйлар. Нелли үзен яхшы хис итә һәм сәламәтлегеннән зарланмый ди.

* * *


Кобургта яшәүче Сара Маршалл – органнар күчереп утыртылган иң яшь пациент санала. Табиблар 5 ай да 24 көн вакытта аңа яңа бавыр, эчәклек, ашказаны һәм ашказаны асты бизе күчереп утыртканнар. Кызчык бик сирәк очрый торган авыру – мегацисто синдромыннан (эчәклек бозылуы) интеккән.

* * *


Куру, ягъни көлә торган авырудан Яңа Гвинеядә яшәүче фор кабиләсендә генә интегәләр. Бу авыруны эләктергән кеше үлә икән. Табиблар әлеге чир барлыкка килүнең сәбәбе – каннибализмның бер формасы, ягъни мәсәлән кешенең баш миен ашау дип саныйлар.

* * *


Кешенең иң авыр органы – тире. Олы кешедә ул 2,7 кг чамасы авырлыкта. Иң авыр эчке орган – бавыр, ул 1,5 кг авырлыкта. Чагыштыру өчен – йөрәк уртача 325 г тәшкил итә.

* * *


Красноярскидагы сугыш инвалидлары госпитале хирурглары 1998 елда операция ясаган вакытта сирәк табышка юлыгалар. Өлкәнең төньягындагы бер авылында яшәүче 75 яшьлек бабай бөерендә 380 грамм авырлыктагы таш йөртүен белмәгән дә. Медицина тарихында моңарчы мондый хәл очрамаганлыктан, ташны госпитальнең музеенда калдырганнар.

* * *


Германиянең медицина тарихында иң күп бала тапкан хатын булып 15 нче гасырда яшәгән Барбара Штратцман санала. Документлардан күренгәнчә, үз гомерендә ул иренә 53 бала бүләк иткән. Барбара 18 мәртәбә – берәрне, биш мәртәбә – икешәр игезәк, дүрт мәртәбә – берьюлы өчәр игезәк, бер мәртәбә – алты, ә тагын бер мәртәбә җиде игезәк китергән. Ә дөнья тарихында иң күп бала табу рекордын 18 гасырда Русиядә яшәгән крестьян хатыны куйган: аның 69 баласы булган.
Менә шундый кызык хәлләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев