Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Мендәр астындагы сораулар

Сабыегызны йокларга яткырып, "тыныч йокылар" теләгәнче, аңа әлеге исемлектән берничә сорауны биреп карагыз.Никме? Чөнки көн дәвамында без бала белән күзгә-күз карап сөйләшмибез дә диярлек. Бары тик "а...

Сабыегызны йокларга яткырып, "тыныч йокылар" теләгәнче, аңа әлеге исемлектән берничә сорауны биреп карагыз.
Никме? Чөнки көн дәвамында без бала белән күзгә-күз карап сөйләшмибез дә диярлек. Бары тик "алып кил", "куй", "ал", "онытма", "моны эшлә", "кит", "дөреслә" ише фәрманнар гына бирү белән чикләнәбез.
"Мендәр астындагы сораулар" балагыз белән җанлы әңгәмәне башлап җибәрү өчен менә дигән этәргеч булыр.
-Нәрсә турында хыялланырга яратасың?
-Синең яраткан героең кем? (китаптан,фильмнан, әкияттән һ.б)
-Нинди гамәлең өчен үзең белән горурланасың?
-Синең тирә-юнеңдәге иң әйбәт кеше кем ул?
-Син нинди җанвар булыр идең һәм ник?
-Безнең гаилә әгъзәләренең кайсы белән сиңа аеруча күңелле?
-Яраткан фильмың/мультфильмыңда сиңа роль бирсәләр, кемне уйнар идең?
-Яраткан уеның бармы?
-Кем сине елмаерга мәҗбүр итә?
-Кем белән вакытыңны үткәрдең?
-48 сәгатеңне дөньяның теләсә кайсы почмагында үткәрә аласың, дисәләр, син кая барыр идең?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев