Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Милли бәйрәмнәр: Май чабу

Бу бәйрәмне Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дә зурлап үткәрәләр. Славяннарда ул – «масленица», ә Швециядә, мәсәлән, «майлы сишәмбе» дип йөртелә.

Килеп чыгышы 

Май чабу бәйрәме мәҗүсилектән үк калган. Борынгылар кояшны бик зурлаганнар. Яз килү, кояшның җирне ныграк җылыта башлавына нык сөенгәннәр. Бу көннәрне кояшны хәтерләткән түгәрәк күмәчләр пешереп каршы алганнар. Шундый ризыкны ашаган кеше кояштан әз генә булса да яктылык һәм җылы ала, дип санаганнар. Май чабу – кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме булган. Хәзер исә ул күбрәк христиан дине бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Вакыты Пасхага карап билгеләнә, шуңа да ел саен үзгәрә. Быел май чабу 24 нче февральдән 2 нче мартка кадәр уздырыла.

Бәйрәмдә нишлиләр?

Бәйрәм җиде көн буена дәвам итә. Май чабу атнасында һәр көннең үз исеме бар. Дүшәмбе – очрашулар, сишәмбе – уеннар, чәршәмбе – сыйлану көне. Пәнҗешәмбе уен-көлкегә җыйналсалар, җомга һәм шимбә кич утыралар. Җомга көнне кияү кеше хатынының әнисен сыйларга, ә шимбә кичендә хатын иренең кыз туганнарын кунакка дәшәргә тиеш. Якшәмбе исә – бер-береңнән гафу сорау, кичерешү көне. 

Май чабу атнасында һәр өйдә белен – түгәрәк коймак әзерлиләр. Бу – хәзер дә кояш символы. Бәйрәмнең соңгы көнендә кыш карачкысын яндыралар. Янәсе, шул рәвешле кышны гына түгел, ел буена җыелган бөтен начарлыкларны да юк итәләр. Күңелсезлекләрдән котылу өчен, карачкы янган учакка борынгылар искереп беткән яки кайгылы хатирәләр белән бәйле киемнәрен дә ыргыта торган булган. Ә менә карачкыдан калган көлне басуга сипсәң, уңыш мул булачак, дип ышанганнар.

Бәйрәм  сынамышлары 

Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.

Май чабу атнасында салкын булса, җәй корылыксыз узар.

Май чабу атнасында яңгыр яуса яки көннәр болытлы булса, ел гөмбәгә бай булыр.

Май чабуга кагылышлы әйтемнәр

Коймак – кояшның туганы.

Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.

Май чабу килә, коймак белән бал алып килә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев