Милли бәйрәмнәр: Сабантуй
Июнь – Сабантуйлар ае. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә уза.
Килеп чыгышы
Бәйрәм атамасы «сабан» һәм «туй» сүзләреннән килеп чыккан. Аның мең еллык тарихы бар. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең хезмәтләрендә язып калдырган. Элек Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләре башлану, терлекнең көтүгә чыгуы белән бәйле рәвештә уздырылган. Хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр. Милли бәйрәмебезне Татарстанда гына түгел, татарлар күпләп яшәгән чит илләрдә – Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстанда, Европа илләрендә, АКШта, Австралиядә дә зурлап уздыралар.
Бәйрәмдә нишлиләр?
Сабантуйга әзерлек кыш көннәреннән үк башланган. Хатын-кызлар бүләк әзерләгән: теккәннәр, чиккәннәр. Бәйрәмгә берничә көн кала, өйдән өйгә кереп, бүләкләрне җыйганнар. Бу гадәт әле дә саклана. Кайбер авылларда бүләкне бизәлгән атларга утырып җыялар. Бер егет озын колга тота. Аның очына бүләккә бирелгән сөлгеләрне бәйлиләр. Элек-электән милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп бара.
Бәйрәм көнне бар халык «мәйданга» җыела. Сабантуй үтә торган урынны шулай атыйлар. Биредә һәркем үз сәләтен күрсәтергә омтыла. Җыр-бию, төрле ярышларда олысы да, кечесе дә катнаша. Кемнәрдер йомырка салынган кашык кабып йөгерә, икенче берәүләр бау тартыша, өченчеләр капчык белән сугыша. Шул арада мәйдандагы халык колга башына менүчеләрне дә күзәтә... Шулай да, Сабантуйның төп ярышлары – милли көрәш һәм ат чабышы. Ир-егетләрнең бил алышуы, малларның чабышка әзерләнүе турында язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар бихисап әсәрләр иҗат иткән! Аларда Сабантуйның бар рухы чагыла.
Бу – кызык!
Сабантуйга охшаш бәйрәм чувашларда – Акатуй, удмуртларда – Гербер, мариларда Агапайрем дип йөртелә.
Сабантуй такмаклары
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме?
Сабан туе җитә, диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер;
Җырлап тору – бездәндер,
Бүләк бирү – сездәндер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев