Мин яратам, ә ул – юк...
Мин яратам, ә ул – юк... Миңа күптәннән бер кыз ошый. Ул безнең мәктәптә параллель сыйныфта укый. Яшәвен дә бездән ерак түгел күрше йортта яши. Моңа кадәр аның белән еш очраша, сөйләшә идек. Күптән түгел аңа хисләремне сөйләдем. Нигә сөйләгәнемә үкенеп туя алмыйм хәзер! Ул мине ошатмый булып чыкты... Миңа шундый авыр...
Люция Ибәтуллина, психолог:
Дустым, сагышыңны уртаклашам. Җавапсыз мәхәббәт, мөгаен, иң авыр хистер. Шулай булса да, мин бераз синең күңелеңне күтәрергә, бу хәлнең башка якларын да күрсәтергә телим.
Беренчедән, син ярата беләсең! Ә бу – кешедәге иң мөһим сыйфатларның берсе. Моның белән һәркем мактана алмый.
Икенчедән, хисләреңне ачарга, ошатып йөргән кешеңә сөйләргә җөръәт иткәнсең икән, син – бик батыр да! Батырлыкны хөрмәт итми мөмкин түгел!
Өченчедән, кемдер синең хисләреңне кабул итмәгән икән, моның шәхесеңә бер катнашы да юк. Аңлатып китәм. Икенче берәүнең сине яратмавы җитәрлек дәрәҗәдә акыллы, чибәр түгеллегеңне аңлатмый! Синең белән бар да тәртиптә! Бары тик син ошатып йөргән кеше мәхәббәтеңне бүлешә генә алмый.
Җавапсыз мәхәббәт кичергән һәр кеше, гадәттә, үзендә гаеп эзли башлый. Мин ямьсездер, матур киенми торганмындыр, сөйләшүем кызык түгелдер, дип, үзен бөтенләй «бетереп» ташлый. Чынлыкта, бу уйлар дөреслектән бик ерак. Башкалар безне, күп очракта, хисләренә таянып кына бәяли. Бу бәя кешенең холкыннан, тормыш тәҗрибәсеннән дә торырга мөмкин. Шуңа да, кемгә нәрсә ошаячагын алдан әйтү бик авыр. Аннан соң, кемгәдер ошарга тырышып яшәүне бер дә яхшы эш димәс идем... Дусларыңнан сорап кара әле, аларга синдәге нинди сыйфатлар ошый икән? Ә әти-әниең кайсы якларыңны ярата?
Инде җавапсыз мәхәббәтне ничек кичерергә икәнлеге турында сөйләшик. Әгәр алда телгә алынган күнегүне эшләсәң, син – бик бәхетле кеше! Димәк, уй-фикерләрең белән уртаклашырлык дусларың, әти-әниең бар. Алар әйткән сыйфатларны аерым кәгазьгә язып, күренеп тора торган урынга куярга тәкъдим итәм. Бу сыйфатларың белән горурлана аласың! Әлбәттә, әлеге исемлек тулыланып торачак.
Мәхәббәтеңнең җавапсыз булуын аңлап, елап алу да зыян итмәс. Бу – чыннан да, күңелсез хәл. Ләкин, һич кенә дә, хисләрең башка кабатланмаячак дигән сүз түгел! Бу тәҗрибә эчке дөньяңны тагын да баета гына!
Чынлыкта, тормышта җавапсыз мәхәббәт күбрәк. Юкка гына аның турында күпме хикәя-романнар язылмаган, җырлар, фильмнар иҗат ителмәгән бит! Аларны укып, карап, тыңлап та сагышыңны баса аласың.
Алдагы адым: сиңа ул кызның нинди сыйфатлары ошады – шул турыда уйлап кара. Психологлар фикеренчә, без башкаларда үзебезгә җитмәгән, яшерелгән сыйфатларны яратабыз. Башкача әйтсәк, үзебезне башка кешедә булган сыйфатлар белән тулыландырабыз. Бу сыйфатларны үзеңдә булдырырга тырышып кара. Әлеге күнегү – иң авыры. Ләкин ул сине көчлерәк итәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев