Миңа ярдәм кирәк: Коткарыгыз, алдыйлар!
Беркөнне дустым чак кына алдакчылар тозагына эләкмәгән. Аңа: «Ваши данные взломали, нужно восстановить», – дип шалтыратканнар. Дустым югалып калган, күрәсең. Алдакчылар сораган бөтен мәгълүматны әйтеп салган. Ярый әле шулвакыт әтисе кайтып кергән. Аның тавышын ишетүгә, шалтыратучылар элемтәне өзгән. Мине әти-әнием: «Ят номерлар шалтыратса, телефоныңны алма», – дип өйрәтә. Алдакчылардан котылуның тагын нинди юллары бар?
Люция Ибәтуллина, психолог:
Бу сорау бик җитди һәм актуаль! Ялганчылар балаларны еш алдый. Караклар, гадәттә, банк яки полиция хезмәткәре, юрист булып кыланып шалтырата. Җитмәсә, мәсьәләне бик тиз хәл итәргә кирәк, дип куркыталар. Безнең баш мие ныклап уйларга өлгерми дә кала. Шуның өстенә: «Якын кешең авыр хәлдә», – дип тә өстәсәләр, без инде алар сораган бөтен нәрсәне эшләргә әзер. Ялганчылар, балалар белән сөйләшкәндә: «Синең хатаң аркасында әниең хастаханәгә эләкте», – дип алдарга да мөмкин әле. Әниеңнең исемен дә әйтсәләр (ә каракларда бу мәгълүмат та була ала!), югалып калуыңны көт тә тор!
Ялганчылардан ничек сакланырга соң?
*Иң яхшысы – әлбәттә, ят номерлардан шалтыратуны бөтенләй кабул итмәү.
*Телефонга махсус сак программалары урнаштырырга да мөмкин.
*Социаль челтәрләр һәм мессенджерларга ике факторлы сак урнаштыру яхшы. Болай эшләгәндә, алдакчыларга синең шәхси мәгълүматны кулга төшерү авырлаша.
*Инде шалтыратуны кабул иткәнсең икән, сиңа әйтелгән мәгълүматны тикшереп карарга кирәк. Әйтик, әти-әниең хастаханәдә, дип шалтыратсалар, кайсы хастаханә икәнлеген сора, адресын белеш. Алдакчылар өстәмә сорауларны бер дә яратмый. Алар тынычсызлана, ачулана башлый.
*Ялганны фаш итүнең тагын бер юлы бар. Якын кешегез авыр хәлдә, дип шалтыраткан кешегә: «Бер-ике минуттан кабат шалтыратыгыз әле», – дип әйтәсең дә, шул арада якыннарың белән элемтәгә керәсең.
*Әти-әниең белән серле сүз турында килешегез. Ясалма фәһем хәзер теләсә кемнең тавышы белән сөйли ала. Якын кешең белән икегез генә белә торган сүз булса, ул, шулай ук, алдакчылардан коткарып кала алачак.
*Иң мөһиме – ашыгыч карарлар кабул итмә. «Вакыт юк», «тиз кирәк» дип ашыктыралар икән, синең белән алдакчылар сөйләшә.
*Тагын бер киңәш: социаль челтәрләргә мәгълүматны уйлап урнаштыр. Караклар синең турында мәгълүматны шуннан да җыюын онытма!
Балалар өчен ышаныч телефоны: 8 800 2000 122
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев