Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Миңа ярдәм кирәк: Укытучыны яратмыйм

Мин 5 нче сыйныфта укыйм. Мактанып әйтмим, билгеләрем бик яхшы. Ләкин быел инглиз телен бөтенләй өйрәнәсем килми башлады. Чөнки укытучыбыз үзгәрде. Моңа кадәр укыткан укытучыбызны бик ярата идем, аның белән олимпиадаларга да йөрдек, призлы урыннар да алдык. Ә монысын җенем сөйми. Мин аның исемен дә белмим хәтта, «Сез» дип кенә эндәшәм. Дәресне яхшы алып бара ул үзе. Укытучыны ни өчен яратмавымны үзем дә аңламыйм. Күз карашы, сәер итеп җилкәсен сикертеп куюына кадәр ачуымны китерә. Дәрестә иң арткы партада утырам. Беренче «өчле»ләр инглиз теленнән булыр, ахры...

Люция Ибәтуллина, психолог:

Сәлам, дустым! Синең хатыңда чарасызлык күрәм. Психологка турыдан-туры соравың да юк. Шуңа да аны үзем язып карарга булдым. «Укытучыга мөнәсәбәтемне ничек үзгәртим?», йә булмаса, «Укытучыны яратмаган килеш, дәресне ничек яратырга?» дип сорарга мөмкинсең.

Безгә кеше ошамаска мөмкин. Бу – нормаль күренеш! Ләкин син бу кешегә теге яки бу дәрәҗәдә бәйле булган очракта нишләргә? Ситуацияне үзгәртә алмыйсың икән, аңа мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Мин сиңа менә нәрсәләр турында уйланырга тәкъдим итәм.

Хатыңнан синең узган вакытларны сагынуың сизелә. Элекке укытучыңны бик яраткансың, аның белән мөнәсәбәтләрегез яхшы булган. Бәлки, син аның мәктәптән китүенә бераз ачуланасыңдыр да. Аның башка эшкә күчүенә үпкәң дә бардыр. Менә шул хисләрне ачыклап кара әле. Яңа укытучы килгәч, элеккеге остазыңа карата туган хисләрне (үпкә, ачу, өметсезлек) яңасына юнәлткән булуың бар. Ә бит яңа укытучың турында син әлегә берни белмисең. Килешәм, аның кайбер гадәтләре синең ачуыңны китерә. Ләкин бу аңа карата начар мөнәсәбәттә булырга ярый дигән сүз түгел, шулаймы?!

Шуннан соң укытучың белән хәзерге мөнәсәбәтләрнең синең укуыңа ничек йогынты ясавы турында уйлап кара. Мәктәптә укытучы белән аралашмаска, хәтта дәрескә дә йөрмәскә була, әлбәттә. Әмма болай эшләп син үзеңә начарлык китерәсең түгелме? Әкренләп инглиз теленнән белемнәрең түбән тәгәри башлар, димәк, бу телдә иркен аралашу, олимпиадаларда катнашу турында хыялланасы да юк. Син хисләрең белән түгел, ә хисләрең синең белән идарә итә булып чыга бит?!

Ситуацияне кабул итеп, хәзерге укытучыңа мөнәсәбәтеңне үзгәртә башлау хәерлерәк булыр. Сезне берләштерүче биш сыйфат уйлап кара. Укытучыңны нәрсә өчен хөрмәт итәргә була – шуны ачыкла. Игътибар иттеңме: «яратырга» димим, «хөрмәт итәргә» дим! Яңа укытучыңда хөрмәткә лаек сыйфатлар таба алуыңа шикләнмим! Уңышлар сиңа, дустым! 

Балалар өчен ышаныч телефоны: 8 800 2000 122

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев