Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Минем гаиләм – зур байлыгым!"

Җәйнең соңгы ае – август хакимлек итсә дә, июльгә кайтып килергә булдык әле. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бүләк иткән ай бит ул. Шул уңайдан танылган шәхесләрнең 8 июльдә балалары белән төшкән фо...

Җәйнең соңгы ае – август хакимлек итсә дә, июльгә кайтып килергә булдык әле. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бүләк иткән ай бит ул. Шул уңайдан танылган шәхесләрнең 8 июльдә балалары белән төшкән фотоларын тупладык.
“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!” – дип язып куйган “Татар радиосы” алып баручысы, бала ялында утыручы Ләйсән Таишева да. Фотода ул ире Александр һәм 7 айлык уллары Ролан белән бәхет күгенең җиденче катында оча.



Тормыш иптәше Эльмира белән ике ир бала – Айдар һәм Рөстәм исемле малайлар үстерүче Филүс Каһиров өчен дә гаиләсе беренче урында. Һәрхәлдә, социаль челтәрдә аның гаиләсе белән төшкән фотолары даими пәйда булып тора. “Бүген гаилә көне, дуслар! Якыннарыбызның кадерен белеп, яратып, сау-сәламәт булып яшәргә язсын һәммәбезгә дә”, – дип сәламләде ул бу көнне инста-дусларын.



Гаилә көне җырчы гаилә Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсен “биш катлы” иткән. Гүзәлнең социаль челтәрдәге әлеге бәйрәм фотосы астына язучыларның берсе: “Биш этажлы булгансыз”, – дип язып калдырган. “Гаилә көне белән, дуслар!” – дип сәламли өч егет – Камил, Рамил һәм Марсельгә гомер биргән әни кеше Гүзәл Идрисова.



Байлык өчен күп кирәкме? Җырчы Ризат Рамазанов өчен байлык – якыннары. Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне иртәсендә җырчы: “Минем гаиләм – зур байлыгым. Рәхмәт сезгә!” – дип язып элде. Белмәүчеләрнең исенә төшерәбез – җырчы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар Айгизә исемле кыз бала үстерә.



Концерт-тамашалар алып баручы, юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оныткан бугай – гаиләсе белән төшкән фотосы күренмәде. Шулай да Рифатның гаилә җанлы кеше икәнен беләбез – июль аенда диңгез буеннан “сәлам хатлары” җибәреп кенә торды ул. Сез дә карагыз – Диләрә, Ислам һәм Рифат Зариповлар диңгез буенда.



Кыскалыкта – осталык, диләрме әле?! “ТатМузТВ” телеканалы баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов бу көн иртәсендә: “Минем гаиләм!” – дип язып элде. Хисләрне белдерү өчен сүзләр артык – кызлы гаилә бәхете фотодан да күренә.





Минем гаиләм❤️


Публикация от АЛМАЗ ГИЛЬМУТДИНОВ (@almazlacoste)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев