Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Минем исемем коронавирус”

Коронавирус турында балалар өчен беренче энциклопедия.

Коронавирус турында балалар өчен беренче энциклопедия барлыкка килде. Аны испан рәссамы Мануэла Молина иҗат иткән. Бу китапчыкны 21 телгә тәрҗемә итәргә өлгергәннәр инде. Кичә Интернетта аның рус телендәге варианты да пәйда булды.

Коронавирус үзе белән таныштыруны бик гади итеп: “Сәлам! Мин ‒ вирус, грипп һәм салкын тиюнең туганы. Минем исемем коронавирус”, - дип башлый. Китапчыкта ул бер дә куркыныч түгел. Үзенең дөнья буйлап сәяхәт итәргә яратуын сөйли. Балаларга әти-әниләренә ышанырга куша. Өлкәннәргә ярдәм итү өчен кулларны һәрвакыт сабынлап юарга кирәклеген әйтә. Китапчыкта бала өчен кечкенә генә биремнәр дә бар. Энциклопедияне монда бергәләп укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев