Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Минем һөнәр-минем киләчәк" бәйгесендә җиңеп, Казан радиомеханика көллиятенә түләүсез урыннарга керү мөмкин булачак

"Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе башланды.  Анда 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Сайлап алу этабына гаризалар һәм проектлар кабул итү 2016нчы елның 1нче дека...

"Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе башланды.  Анда 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Сайлап алу этабына гаризалар һәм проектлар кабул итү 2016нчы елның 1нче декабреннән 2017нче елның 15нче февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип искәртә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

"Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан радиомеханика көллияте тарафыннан үткәрелә. Конкурста җиңүчеләрнең дипломнары киләчәктә Казан радиомеханика көллиятенә түләүсез урыннарга конкурстан тыш укырга керергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев